Әнә районның Карагай кырларында «Август-Лениногорск» игенчеләре уҗым бодае суктыра. Эш соңгы гектарларда бара. Хуҗалыкның производство участогы агрономы Валерий Пимуков әйтүенчә, ел авыр килде. «Яңгырлар вакытында яумады, корылык булды. Хәзер безнең максат — булганны югалтуларсыз җыеп алырга. Уҗым бодаен суктыруны тәмамлыйбыз. Аннары язгы бодайга керешәчәкбез», — дип сөйләде. 40 елдан артык авыл хуҗалыгында эшләүче механизатор Хәмит Кәлимуллинның күңеле көр. «Быел яңгырлар яумаса да, уңыш бөтенләй юк түгел, аллага шөкер, бар. Бөртеклеләрне чәчкәндә, чәчкәннән соң эшкәртү технологияләре төгәл үтәлгәнгә күрә, без бөртеклеләр җыеп алабыз. Минераль ашламаларның да файдасы бардыр», — ди. Аның техникасы — «кыр корабы» 4нче сезон эшли. Уңайлыклары бар, кондиционеры эшли, ди. «Август-Лениногорск» хуҗалыгында яшь комбайнчы — Руслан Шигаповны да очраттык. 21 яшьлек Руслан 4нче сезон эшли. Эшкә килгәч тә яңа комбайнга утырган. «Техника әйбәт эшли. Урак вакытында иртәнге 7дә эш башлана. Көнгә ике
Лениногорск районы игенче-механизаторлары: сынатмаска, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга
15 августа 202315 авг 2023
1 мин