Социаль фонды Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча, быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде. Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур. "Түләү бер тапкыр бирелә торган, ягъни фиксацияләнгән булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу сумма - 22 909,03 сум тәшкил итә. Гаилә берьюлы берничә бала алган очракта, аларның һәрберсенә пособие түләнә. Ә инде тәрбиягә инвалид бала, җиде яшьтән өлкәнрәк бала, яисә абыйлы-энеле бертуган балаларны уллыкка алган очракта у сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте
Татарстанда 400 дән артык гаилә тәрбиягә бала бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие алды
14 августа 202314 авг 2023
1
1 мин