Бүген редакция белән Чаллы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Нурия Сәлахова элемтәгә керде. Ул «Олег Кинҗәгулов җөрьәт итте: Чаллы театры пенсиядәге артистлар урынын яшьләргә бүлеп бирә» дип аталган язмага кайбер төгәлләштерүләр кертүне сорый. «Чаллы театрының нигезендә торган, аның үсешендә ачысын да, төчесен дә татыган артистлар алар. Театрга нигез салган, аның баш режиссеры булган Фаил Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып, җилкәгә-җилкә терәп эшләгәннәр. Хәзер дә аларны театрдан куу турында сүз бармый», – дип язган идек. Мәкаләдә ярты ставкада калу тәкъдим ителгән алты артистның фамилиясе санап үтелгән иде. Аларның өчесе лаеклы ялда булып пенсия акчасын индексацияләү өчен эштән китеп, кабат әйләнеп кайткан хөрмәтле артистлар булса, өчесе – әле пенсия яшенә җитмәгән ханымнар. Нурия Сәлаховага ярты ставкада калырга тәкъдим ителгән. Ләкин ул ризалашмаган. Ул пенсиясен арттыру буенча гариза язган кешеләр исемлегенә керми – актрисаның үтенече буенча, бу мәгълүматны да ассы
Чаллы театрында низаг дәвам итә: актриса журналистка тәнкыйть белдерде
10 августа 202310 авг 2023
1
1 мин