Шаһитлар әйтүенчә, машиналар руле артында хатын-кызлар булган.
«Хендай» автомобиле Ленин урамы буйлап барганда, кагыйдәне бозып, Моряков урамыннан килүче «Дэу Нексия» автомобиленә юл бирмәгән.
Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Машиналарга зыян килгән. Бу юл чатында светофор урнаштырырга кирәклеге ачык күренә. Бу елның июль-август аена бу инде дүртенче авария.