Казанда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмә ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында иң-иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантаналы чарада Лениногорск районыннан бердәнбер бүләкләнүче педагог — 12нче лицейның музыка укытучысы, концертмейстеры Гүзәл Вәлиуллова бар иде. Аңа «Фидакарь хезмәте өчен» республика медале тапшырылды. «Эшли дә белә, яхшы нәтиҗә дә күрсәтә», — диләр коллективта Гүзәл Вәлиуллова турында. Башта шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә 17 ел, аннары 12нче лицейда 29 ел балаларга музыка серләрен төшендерүче Гүзәл Исхаковнага музыка укытучысы булырга дип язмыш тарафыннан билгеләнеп куелган, күрәсең. Аның әтисе тальянда уйнаган, әнисе җырлаган. Икесе дә һөнәрләре буенча — укытучы. "Алар еш кына концертларда бергәләп чыгыш ясыйлар иде. Әти кая барса да, кулыннан тальянын төшермәде",- дип искә ала ул. Кайчан карама — аның тирәсендә һәрвакыт укучылары бөтерелә: кемнеңдер алда торган зур шәһәр бәйгесенә репетиция ясыйсы бар, кемдер лицейда
12нче лицейның музыка укытучысы Гүзәл Вәлиуллова дәүләт бүләгенә ия булды
18 августа 202318 авг 2023
1 мин