Круглое Поле мәдәният йортында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында күркәм чара үтте. Иркен залда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, аларның әниләре, әбиләре һәм бабалары, укытучылары җыелган иде. Аудиториягә мөрәҗәгать итеп, Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров болай диде: – Ел саен республикабызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Без – Тукай районы хакимияте ярдәм йөзеннән сез үзегезгә мәктәпкә кирәкле әйберләрне сатып алу өчен, өлешебезне кертергә тырышабыз. Муниципалитет җитәкчесе Фаил Камаев исеменнән бүген спорт кибетеннән сертификатлар тапшырабыз. Хәйриячеләргә, акциядә катнашучыларга зур рәхмәт. Уку елы яхшы узсын, тыныч күк йөзе телибез һәм сезгә һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын! Аннары ул һәр балага сертификатлар тапшырды. Чара балалар концерты белән дәвам итте. Сәхнәгә мобилизацияләнгән, хәзер хәрби операциядә катнашучы Ильяс Шабакаевның кызы Камилә күтәрелде, ул көчле алкышлар астында «Сигезенче могҗиза» дигән җырны башка
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә
18 августа 202318 авг 2023
1
2 мин