Фаҗига быел май ахырында була. Анастасия Бульхина деменция белән авыручы әнисен һәрвакыт «сиделка» белән калдыра торган була. Чөнки ул ашарга оныта, еш егыла һәм чыгып китеп адаша торган булган. Шуңа күрә аның янында һәрвакыт кеше калдырырга кирәк була. Әлеге авыру хатын-кызны гел карап торган «сиделка» эшкә чыга алмау сәбәпле, гаиләгә алмаш эзләргә туры килгән. Алар бер сайтта Эльвира Рәхмәтуллованың анкетасын таба, һәм ул 83 яшьлек әниләрен карап торырга ризалаша. Бульхина утырышта әйтүенчә, Рәхмәтуллова шалтыратуларга җавап бирми башлагач, ул борчыла башлый. Гаилә, сәяхәттән кайтуга, әниләре янына китә. Озак вакыт гаилә башлыгы фатирга керә алмый. Фатирга кергәч, коточкыч күренешкә тап була: Рәхмәтуллова йоклап ята, янында – канлы пычаклар, ә күрше бүлмәдә бугазы киселгән әбисен күреп ала. Экспертиза күрсәткәнчә, Эльвира наркотиклар кулланган булган. Гаилә шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Алар ахырга кадәр әниләре исән калыр дип өметләнәләр, ләкин бу мөмкин хәл булмый. Р
«Бугазын тураклаган һәм шунда ятып йоклаган»: Казанда әбине үтергән хатынны хөкем итәләр
16 августа 202316 авг 2023
3 мин