Социаль фонды Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча, Татарстан Республикасында федераль ташламага 224 654 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) тулысынча яки өлешчә натураль формада куллана: бушлай дарулар, медицина әйберләре һәм дәвалау туклануы продуктлары ала, дәвалау урынына бару-кайту, түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану хокукыннан файдалана .
Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.Социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада ташлама ияләренә айлык акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә. Аларның, ташламадан акчалата файдалану вариантын рәсмиләштереп, аена 1 469,74 сум акча алу формасына үзгәртү хокукы бар.Акчалата эквивалентның зурлыгы натураль хезмәт күрсәтү күләменә тәңгәл килмәскә