Алып баручы Ирек Фатыйхов социаль челтәрләрдә күп кенә пародияләре белән билгеле. Аның иң күп карау җыйган пародиясе Фирдүс Тямаевка. Алып баручының бу видеосы 17,5 кешегә ошаган, ягъни шул кадәр кеше лайк калдырган. Шушы көннәрдә Ирек Фатыйхов якташы Җәлил хәзрәт Фазлыеевка – Татарстанның баш казыена пародия ясаган. «Синең ир-егет буларак берәр установкаң бармы? Менә минем 3 бала алып кайтасым килә, дип, кемдер уйлый бит инде менә. Мин 5 бала булуын телим, дип. Бармы синең шундый берәр хыял?» – дип мөрәҗәгать итә Ирек Фатыйхов кияүгә туй мәҗлесендә, һәм «өчәү» дигән җавап ала. Алкышлыйк әле, дуслар. 3 бала, миңа калса, идеально. Бик идеально. Чөнки безнең Җәлил хәзрәтне беләсезме? – дип, халыкка таба борыла алып баручы. – Җәлил хәзрәтне бөтенегез дә белә инде, шулай бит? Җәлил хәзрәт тә бит әйтергә ярата болай дип: «Инде, хөрмәтле дуслар, алып кайтсаң, 3 баладан да ким алып кайтмаска кирәк. Аны инде халыкта да әйтәләр «өч бала – мәхәббәттән, калганнары – эш юклыктан» дип. Шуңа хотя бы
Ирек Фатыйховтан Җәлил хәзрәткә пародия: «Өч бала – мәхәббәттән, калганы – эш юклыктан»
20 июля 202320 июл 2023
1
1 мин