Найти тему
Интертат

Әбҗәлил районындагы авылда берьюлы берничә йорт яна

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Хәмит авылында берьюлы 4 йорт яна. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» яза.

Тынычлык урамындагы агач өйләргә һәм каралты-кураларга ут капкан. Урынга беренче булып ирекле янгын сүндерү командасы барган. 20дән артык кеше һәм махсус техника ут белән көрәшә.

-2

Имгәнүче кешеләр турында хәбәр ителми. Янгынның зур утын туктатканнар. Сүндерүгә өйләрнең тыгыз урнашуы һәм көчле җил комачаулый, диелә хәбәрдә.

-3