Найти тему

Убырлар уянган чак

Убырлар уянган чак 

🔔Бу романның әле татар телендә кәгазь китап булып чыкканы юк икән. Матбугатта да, минем сайтта да өзекләре басылды бугай. Электрон китап буларак бик әйбәт сатылды. 💥 Укучыларның фикеренә караганда, ошаттылар булса кирәк. 👍 

 

Сезнең арада да укыган кешеләр бардыр әле бәлки. "Убырлар уянган чак" дип атала ул. 💥 Фикерләрегезне язып калдырыгыз, йөк булып эчегездә йөрмәсен. 😅 

 

Ә түбәндәге язма укымаган кешеләр өчен. 👇🔔 

 

Илһам, унөч яшьләр тирәсендәге үсмер, җәйге каникулларда авылда яшәүче әбисенә кунакка кайта. Яңгыр коя, салкын. Өстәвенә район үзәгеннән кайтучы өлкәннәр авылда убыр барлыгы турында сөйләнә. 

 

Малай моңа артык игътибар итми, хәтта әбисенең өйдә бикләнеп утыруына да көлеп кенә карый. 

 

Авыл өстен томалап алган курку тойгысы кешеләрне өйләренә бикләнеп утырырга мәҗбүр итә. Тынлык. Күңелсез. Илһам иптәш малае белән авылда бернинди дә вампир юклыгын исбатларга, тормышны кабат элеке хәленә кайтарырга тырыша. Ләкин чынбарлык үсмерләр теләгеннән күпкә көчлерәк булып чыга. Бар дөнья буйлап таралган афәт котылгысыз рәвештә җиңә һөҗүм итә. Аннан берничек тә котылып булмас сыман... 

 

Нәкъ менә быелгы кебек җәйләрдә укый торган әсәр инде бу. Татар әдәбиятында вампирлар темасына язылган беренче роман бугай. 😅 Рәсемдә төрек телендә чыккан вариантының тышлыгы 👍