Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

250 мең сум түләүне ничек рәсмиләштерергә?

Шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир участогы алу хокукына ия булган Башкортстан халкына акчалата түләүләрнең гомум суммасын ике тапкыр арттырырга мөмкин. 2023 елга республика бюджетыннан бу максатларга 100 млн сум бүлеп бирелгән. Хәзер бу сумманы 200 млн сумга җиткерергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итте Җир һәм милект мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәния Нәфыйкова. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты утырышында министрлык вәкиле акчалата сертификатлар бирү буенча эшнең нәтиҗәләрен игълан итте."2023 елга республика бюджетыннан 100 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә аларның 58 млн сумы үзләштерелгән. Бер тапкыр түләнә торган акчалар 232 гражданга күчерелгән. 19 млн сумлык 76 гариза күчерү буенча эш алып барыла. Димәк, ай саен уртача 77 гражданга күчерелә. Акчаларны үзләштерү темпларын исәпкә алып, 2023 елда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне финанслау күләмен 200 млн сумга кадәр арттыруны кирәк дип саныйбыз, — диде Фәния Нәфыйкова.2020 елдан республикада шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алу хокукына ия булган гражданнарга участок урынына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирүче төзәтмәләр кабул ителде. Түләү күләме 250 мең сум тәшкил итә. Акча торак сатып алу, йорт төзү, ипотека түләү яки ипотека кредитының бер өлешен түләү өчен тотылырга мөмкин.