Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Юл билгеләрендә - Коръән сүзләре

Әбҗәлил районы хакимиятенә Коръәннән сүзләр язылган юл билгеләре кую идеясе белән шушында яшәүче Руслан Юлмөхәммәтов мөрәҗәгать итә. Билгеләр ясау чыгымнарын үз өстенә уфалы Морат Искуҗин ала, урнаштыру өчен торбаларны юл-төзелеш идарәсе бирә, ә ныгыту өчен материал урындагы халыкның иганәләре исәбенә сатып алына. Рөстәм Юлмөхәммәтов үзенең социаль челтәрләрендә сөйләгәнчә, мондый билгеләр Чечен Республикасында гына булган, һәм мондый объектларны урнаштыру турында тәкъдимнәр күптән килгән. Шул вакытта ул идея белән район хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Хакимият махсус комиссия төзеп, урынны билгели. "Рөхсәт алгач, юл хуҗалыгы идарәсе эшләрне башкарды", - дигән Рөстәм. Социаль челтәрләрдә бу гамәлне хуплаучылар да, хурлаучылар да бар. Сезгә ничегрәк? фото: социаль челтәрләрдән