Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез хәрби хезмәтен лаеклы үти. Яугирләрнең күбесе күрсәткән батырлыклары өчен югары бүләкләргә лаек була. Шуларның берсе – Кырмыскалы районының Олыкүл авылыннан Анатолий Ермалаев. Агымдагы елның апрелендә Ватанны саклауда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен ул Суворов медале белән бүләкләнде.Яугир хәрби хезмәткәр статусын өлешчә мобилизация башлану белән, узган елның сентябрендә алды. Хәрби шартларга тиз яраклашып китүдә аңа 1995-97 елларда Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүе дә ярдәм итте. Якыннары аның илебез азатлыгы өчен көрәшкә басу хакындагы карарына каршы килмәде. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Туганнары билгеләвенчә, ул мәктәп елларыннан ук һәр нәрсәгә җаваплы каравы, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүе белән аерылып тора.Белгечлеге буенча героебыз – янгын хәвефсезлеге технигы, шулай ук күңеленә яткан тагын бер эше бар – ул автоэлектрик. Анатолий Ермалаевка – 45 яшь, ул – сөекле хатыны һәм ике кызы өчен хәстәрлекле әти. Күптән түгел туган якларында кыска вакытлы ялда булып китте.– Әлбәттә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу – мораль һәм физик яктан бик авырдыр. Ләкин без, үз чиратыбызда, аңа көч биреп торабыз. Ул үзе дә зарланмый. Кыр шартларында табигый түземлелеге һәм армиядә алган чыныгуы да ярдәм итә, ди, – дип сөйли хатыны Лира Фәрит кызы.Әйткәндәй, Лира Фәрит кызы урындагы мәктәптә укытучы булып эшли. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча тәүге акцияләрне дә нәкъ биредә аның һәм Галия Бикбаева, Динара Гыйззәтуллина кебек шундый ук актив хатын-кызлар башлап җибәрде. Мобилизация башлану белән хатыннар, кызлар берләшеп, Ватсапта махсус чат булдырды. Даими аралашып, якыннары белән элемтәдә булып, нинди ярдәм кирәклеген ачыклап, бу изге эшкә башкаларны да җәлеп иттеләр. “Наш патриот” волонтерлар штабы да, мондагы актив хатын-кызларның эшчәнлеген күреп, Олыкүл авылында үзенең бүлекчәсен ачты. Бүген дә биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Кыска вакытлы ялга кайткан якташ-яугирләр белән очрашып, хәлләрен белешәләр, нинди ярдәм кирәклеген ачыклыйлар һәм шул юнәлештә эшне дәвам итәләр.Ватсаптагы “Наш патриот” чатында 470 кеше исәпләнә. Анда да җанлы эш җәелдерелгән. Изге эштә акчалата ярдәм итүчеләр дә бик күп. Чатның администраторлары нинди эшләр башкарылуы, күпме акча тотынылуы турында көн саен хәбәр итеп тора. Шулай ук хәрби операциядәге якташларыбызга нинди ярдәм кирәклеген язалар. Үзем дә әлеге төркемдә булгач, шуңа сокланам: ниндидер хәбәр салу була, шунда ук акча күчерә башлыйлар. Кем күпме булдыра ала. Нәтиҗәдә, берничә көн эчендә теге яки бу кирәкле җиһаз өчен тиешле сумма җыела. Аны һәм башка кирәк-яракны гуманитар конвой белән махсус операция зонасына озатып торалар.Анатолий Ермалаев та барлык якташларына рәхмәтләрен җиткерә. Шундый ярдәм, ныклы тыл булганда, үзебездә зур ышаныч, көч тоябыз, ди ул.Шушы көннәрдә безнең геройны шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Азат Бадранов та билгеләп үтте. Республика гербы төшерелгән сәгатьне ул Анатолий Ермалаевка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча тапшырды.Райондашлары да батыр белән чиксез горурлана. Без дә, барлык якыннары һәм туганнары белән, аның һәм башка якташларыбызның исән-имин, җиңү белән кайтуын көтәбез.