Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кыска ял һәм янә яуга

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез туган якларына кыска вакытлы ялга кайта. Аларның якыннары һәм туганнары белән бергә булу, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен көч алып китү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта алар авылдашлары һәм мәктәп укучылары белән очрашырга да вакыт таба.Укучыларның каникул чоры булуга карамастан, хәрби хезмәткәрләр белән очрашуга алар бик җаваплы карый. Чираттагы чара Шәрипкол авылындагы мәгариф учреждениесендә узды. Бирегә шушы авылда туып-үскән һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган яугир килде.Узган елның сентябреннән ул хәрби хезмәткәр статусын алып, бүген махсус хәрбия операция бурычларын үти. Ә кыска вакытлы ялын, тиешенчә, якыннары һәм туганнары белән үткәрә. Алар да бу очрашуны зарыгып көткән.– Әлбәттә, яңа шартларга озак яраклашырга туры килде. Мобилизация башлану белән барыбызга да уйларыбызны да, тормышыбызны да кискен үзгәртергә туры килде. Ләкин Ватанны сөю барыннан да өстен, шуның өчен без аның сагына бастык, – ди яугир.Укучыларга ул махсус хәрби операциянең әһәмияте, хәрби хезмәт, яшәү шартлары, командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде, Туган илне яклау һәрбер ир-егетнең бурычы булуын билгеләде. Әлеге очрашуга җыелган укучылар һәм авылдашлары аңа изге теләкләрен җиткерде һәм, исән-имин әйләнеп кайткач, тагын шундый очрашу оештырырга килештеләр.Бүген инде Шәрипкол авылы егете үзенең хәрби дуслары янына, хәрби хәрәкәтләр урынына юлланды.Ялга кайтучыларның тагын берсенең позывное – “Алдар”. – Узган елда ул үз теләге белән Доставалов исемендәге батальон составына керде һәм бүген Донецк Халык Республикасы территориясендә барган вакыйгаларның эчендә кайный.– Махсус хәрби операция барыбызга да кагылды. Бүген беркемгә дә җиңел түгел, ләкин бердәмлегебез нәтиҗәсендә без алга барабыз, – ди ул.“Алдар” барлык хәрби хезмәткәрләр исеменнән гуманитар ярдәм җыюда катнашучы кырмыскалылыларга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.– Ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Изгелекнең олысы-кечесе юк, рухи ярдәм: аеруча укучыларның җылы эчтәлекле хатлары, изге теләкләре безне дәртләндереп, хәрби рухыбызны күтәреп җибәрә, – ди хәрби.Бу көннәрдә “Алдар” вакытын йортында, туганнары, хатыны, кызы янында үткәрә һәм соңыннан янә илебезне сакларга юлланачак.Сахай авылыннан тагын бер яугир егетебез ялга кайтыр алдыннан әнисенә Рәхмәт хаты килеп төшә. Горурлануын яшерми Фәнисә Йөзлекбаева. Бүген улы белән очрашудан да зуррак бәхет юк аның өчен.“Кабан” позывнойлы улы күптән түгел кыска вакытлы ялда булып китте. Егетнең үзе белән очрашып булмаса да, әнисе белән иркенләп сөйләшеп алдык. Фәнисә Фәнил кызы әйтүенчә, улы узган елның сентябрь аенда мобилизацияләнгән. 30 яшьлек ир-егет – өч бала әтисе. Өченчесе ул кыска вакытлы ялга кайткач туган.Әнисе әйтүенчә, улы кечкенәдән шук, шул ук вакытта бик уңган булып үсә.– Мәктәптә булган хәлләрне дә сөйләми, барысын да укытучысы Халидә Сәлимҗан кызыннан ишетә идем. Улым әле дә шундый, хәрби хезмәте турында сораша башласаң: “Әни, сиңа кирәкме ул? Борчылма, барысы да яхшы булачак”, – дип кенә җавап бирә. Кечкенәдән эш рәте белеп үсте, кулыннан килмәгән эше юк. Бәлки, шуңа да төрле шартларга да яраклаша ала, – ди Фәнисә Фәнил кызы өч баласының иң өлкәне турында.Сахай авыл биләмәсе хакимиятенә, авылдашларга бик рәхмәтле Фәнисә Йөзлекбаева. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына бар яклап ярдәм итәргә тырышалар. Солдатларга кирәк булган техник корылмалар сатып алып җибәрделәр. Күпме хәйрия акцияләре, концертлар оештырылды, посылкалар озатылды. Барысы да якташларга ярдәм йөзеннән. Бу эш мәҗбүри түгел, шул ук вакытта моның мөһим булуын һәркем аңлый һәм үз өлешен кертергә тырыша, шуның белән солдатларга көч бирәләр, хәрби рухларын күтәрәләр. Әлбәттә, егетләрнең гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә, теге яки бу проблема белән мөрәҗәгать итүчеләрне игътибарсыз калдырмыйлар.– Балаларыбызга ярдәм күрсәтелгәч, шул җитә. Мондагы тормышыбыз тыныч, эш бар, үзебезне үзебез тәэмин итә алабыз, – ди Фәнисә Йөзлекбаева, авыл хакимиятенә һәм авылдашларына рәхмәтен җиткереп.Кырмыскалылылар гражданлык бурычларын намус белән үти, без моның белән горурланабыз. Кайсы яугир белән генә аралашма, кәефләре күтәренке, алар барысы да җиңүгә өметләнә. Әйе, без барыбыз да махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, барлык ир-егетләребезнең туган якларына исән-имин һәм җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез. Тыныч тормышта да батырлыкка урын җитәрлек.