"Мин Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров белән тулысынча килешәм — без бу авыр вакытта бердәм булырга тиеш. Владимир Владимирович Путинның чыгышын тыңладым, аны тулысынча хуплыйм. Хәзер илебез өчен бик авыр вакыт. Безнең егетләр илнең иминлеге өчен сугыша, һәм мондый вакытта хәлдән файдаланып, фетнә күтәрү — бу, әлбәттә, аркага пычак кадау. Дошманнарыбыз бит шуны гына көтә һәм бездә таркалу булсын өчен тырыша, һәм шул чакта аларга һөҗүм итү җиңелрәк булачак.Бу сугыштагы егетләргә генә түгел, бөтен халыкка удар. Минемчә, моны үз амбицияләре белән башлаган кешеләр закон буенча җәзага тарттырылырга тиеш. Бөтен халык сайлаган Президент, Югары Башкомандующийның барлык боерыкларын үтәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, минемчә, ялгыш юлга җәлеп ителгән егетләр, коралларын ташлап, үз теләкләре белән бирелергә тиеш», — дигән депутат "Башинформ"га. Фото: Башинформ