Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Деменцияне кисәтеп буламы?

Деменция – җитди авыру, аның барышында кешенең когнитив мөмкинлекләре бозыла. Деменция акрынлап хәтерне, акыл сәләтен начарайта, кеше вакытны дөрес тоймый, кешеләрне, предметларны танымый башлый. Бу чир ничек үсешә? Авыру үзе һәм аның туганнары иң беренче чиратта игътибар итәргә тиешле билгеләр:хәтер югалу (озак вакытка да, кыска вакытка да булырга мөмкин). Кеше күптән түгел генә булган вакыйгаларны исенә төшерә алмый, яңа мәгълүматны исендә калдыра алмый. вакыт һәм киңлектә ориентирлашуны югалту. Мәсәлән, авыру кеше үзе яшәгән авылда (районда) адашырга мөмкин.ниндидер яңалыкны беләсе килү теләге бетү. Чөнки баш мие яңа мәгълүматны кабул итә һәм үзләштерә алмый.Деменциянең өч стадиясе бар. Беренче стадия. Интеллектуаль өлкәнең сизелерлек тайпылышларына карамастан, билгеләр җиңел формада күзәтелә. Кеше үзенең халәтен аңлый, дәвалау кирәклеге белән килешә. Мондый авырулар үзен-үзе хезмәтләндерә ала – ризык әзерли, җыештыра, шәхси гигиена таләпләрен үти. Икенче стадия. Авыруда интеллектның җитди тайпылышлары күзәтелә башлый. Ул үзенең халәтен инде тулысынча дөрес бәяләми. Көнкүреш техникасы, телефон куллануда авырлыклар килеп чыга, кеше ишекне бикләргә, электрны, газны сүндерергә оныта башлый. Бу стадиядә авыруларны даими күзәтү астында тотарга кирәк, чөнки алар үзләренә дә, башкаларга да зыян китерергә мөмкин. Өченче стадиядә авыр деменция шәхеснең таркалуына китерә. Кеше үзаллы туклана, гигиена таләпләрен үти алмый, якыннарын да танымый. Логик фикерләү һәм аралашу да бозылырга мөмкин. Кеше апатиягә бирелә, ачыгу, эчәсе килү теләген дә тоймый. Бераздан ул йөри дә, азыкны чәйни дә алмый башлый. Мондый авыруларны бер сәгатькә дә калдырмыйча карарга кирәк. Деменция белән 65 яшьне узган – һәр тугызынчы, 80 яшьтән соң һәр унынчы кеше авырый. Кайвакыт билгеләр яшьрәк вакытта да күзәтелергә мөмкин.Республика клиник психотерапия үзәгенең табиб-ординаторы Радмир Шәрипов бу авыру буенча тикшеренүләр үткәргән, хезмәт язган. Табиб ачыклавынча, картайган бөтен кеше дә деменция белән авыруга дучар түгел. Авыруга бирелүчәнлек факторлары бар: түбән акыл активлыгы һәм дөрес тормыш рәвеше алып бармау, нәселдән бирелүчәнлек. Күпләрне деменциянең генетика белән бәйлеме-юкмы булуы борчый. Белгечләр раславынча, ата-аналар ДНК-фрагментлар аша балаларына биргән нәсел билгеләре деменция үсешендә зур роль уйный. Шулай да нәселдән бирелүчәнлек һәрвакыт авыруга китерә дигән сүз түгел. Яхшы булмаган тормыш шартлары, тәмәке тарту, начар йокы, дөрес тукланмау авыруга этәргеч булырга мөмкин. Статистика буенча, деменциядән күбрәк хатын-кызлар интегә, хатын-кызларның авыруны авыррак формада кичерүе дә билгеле. Бу нәрсә белән бәйле? Беренчедән, гомер озынлыгы белән. Хатын-кызлар ирләрдән озаграк яши. Тагын бер фактор – эстроген гормоны эшләнү азаю. Бу гормон яшь чакта хатын-кызларның баш миен саклый, матдәләр алмашынуын тәртиптә тота, ләкин яшь бару белән аның өстенлекләре кими, баш мие матдәсенең картаюына китерә. Деменция ачыкланган хәлдә аны туктатырга мөмкинме? Бу сорау да күпләрне борчый. Кызганычка каршы, әле деменцияне туктата торган дару уйлап табылмаган, ләкин аны вакытында ачыклау һәм дәвалый башлау когнитив функцияләрне озаграк саклау мөмкинлеге бирә. Деменция үсешенең хәвеф факторларын кисәтергә ярдәм итүче киңәшләр:3 40 яшьләрдән башлап, систолик артериаль кан басымын 130 миллиметр дәрәҗәсендә тотарга кирәк, түбәнрәк булса да ярый.3 Ишетү начарайган хәлдә ишетү аппаратлары кулланырга, колакларны югары тавыш дәрәҗәсеннән сакларга кирәк.3 Һава чисталыгы, тәмәке төтене булмау мөһим.3 Баш җәрәхәтләреннән сак булырга кирәк. Моның өчен хәвефле эшчәнлектән баш тартырга киңәш ителә.3 Алкоголь куллануны чикләргә, атнасына 210 миллилитрдан да артык чиста алкоголь куллану тыела.3 Тәмәке тартуны ташларга кирәк.3 Һәр балага башлангыч һәм урта белем бирүне тәэмин итү мөһим.3 Өлкән яшькә кадәр актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Өлкән яшьтә дә мөмкин.3 Симерү һәм диабет хәвефен киметү зарур.3 Спорт белән актив шөгыльләнү дә деменция үсеше хәвефен киметә. Даими физик күнегүләр Альцгеймер авыруы үсеше хәвефен 50 процентка киметә. Моннан тыш, физик активлык авыру билгеләре ачыкланган кешеләрнең хәле начараюны да тоткарлый.Физик активлык Альцгеймер авыруыннан гына түгел, деменциянең башка төрләреннән дә саклый, баш миенең нейрон бәйләнешенә ярдәм итә, яңаларны булдырырга булыша. Физик активлык баш миен картаюдан саклаучы химик матдәләрне (нейромедиаторларны) арттыра. Гомумән, физик күнегүләр өлкәннәрдә йокысызлык проблемасын җиңәргә, борчылуларны киметергә булыша. Интеллектуаль эшчәнлек белән бәйле хезмәт башкаручыларда деменция үсеше хәвефе түбәнрәк, дигән фикер бар. Табиблар раславынча, бу чынлап та шулай. Когнитив йөкләнешләр вакытында күп нейрон бәйләнешләре барлыкка килә, кан йөреше яхшыра, бу деменцияне кисәтергә ярдәм итә. Депрессиягә бирелү һәм деменция – өлкән яшьтә барлыкка килүче иң еш очрый торган авырулар. Бер яктан, деменциянең башлангыч чорында (кайвакыт ул башланганчы) депрессив билгеләр күзәтелә башларга мөмкин. Икенче яктан, депрессия үзе игътибар, хәтер югалуга, когнитив тайпылышларга китерергә мөмкин.Бер факт билгеле: өлкән яшьтәге пациентның тормышында депрессив вакытлар никадәр күбрәк булган икән, деменция үсеше хәвефе шулкадәр югары. Бу бәйләнеш өлкән яшьтәге депрессиягә генә кагыла, урта яшьләрдәге депрессия йогынты ясамый. Соңгы тикшеренүләр буенча, урта яшьтән өлкән вакытта депрессия кичергән пациентларда деменция үсеше хәвефе 1,5 тапкыр арта. Депрессия стресс гормоннарына, нейроннар үсеше факторына йогынты ясый һәм гиппокамп күләмендә негатив чагыла. Моннан тыш, күптән түгел галимнәр кайбер антидепрессантларның Альцгеймер авыруы үсешен кисәтергә ярдәм итүен ачыклады. Мәсәлән, циталопрам. Үсешкән илләрдә антидепрессантларны күп билгелиләр, бәлки, шуңа анда деменция белән авыручылар кимидер, дигән фикер дә бар. Тәмәке тартуның да деменция үсешенә китерүен онытмаска кирәк. Кеше никадәр күбрәк тәмәке тартса, өлкән яшьтә аның акылын югалту хәвефе шулкадәр югары. Тәмәке төтенен сулау да деменция хәвефен арттыра. Бөтен дөньяда Альцгеймер авыруы очракларының 14 проценты тәмәке тарту белән бәйле.