Быел билгеле бер яшь төркеме гражданнарга профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлау үткәрүдә (шул исәптән тирәнәйтелгәннәрен) республиканың 74 медицина оешмасы катнаша. Профилактика чараларын үткәрүгә җәлеп ителгән мобиль күчмә комплексларның гомум саны, шул исәптән ел саен үткәрелә торган “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында, 86 берәмлек тәшкил итә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә атна саен үтүче оператив киңәшмәләрнең берсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин төбәк халкын планлы диспансерлау барышы турында сөйләде. Министр билгеләвенчә, халыкны профилактик чаралар белән колачлау максатыннан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эш көннәрендә – 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, шулай ук шимбә көнне 16:00 сәгатькә кадәр профилактик тикшерүләр үткәрү эше оештырылган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен атна саен сишәмбе көнне 08:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр “Көмеш яшь сәгате” форматында диспансерлау үткәрелә. Республиканың м