Рәлиф күршем белән Агыйдел шәһәрендә яши башлавымның беренче атналарында ук таныштык. Ул Борай районының Калмык авылында туган. Агыйдел шәһәрен төзүдә мастер булып эшләгән. Анда төзелеш эшләре тәмамлангач, Нефтекама автозаводында эшләп лаеклы ялга чыккан. Күршем һәр көн иртә белән торып фатирыннан чыга да, җиңел автомобиленә утырып каядыр китә. Кулында һәрчак пакет яки берәр төрле савыт-саба була. Соңрак ачыкладым, бакчасында тавыклар асрый икән. Һәр көн торып, аларны ашатырга ашыга. Яз җитеп, көннәр җылынуга Рәлиф бакчасында кунып кала башлады.– Бакчаң бик ерак та түгел, машинаң да кул астыңда, ни эшләп төнгә өеңә кайтмыйсың? – дип кызыксындым бер очрашуыбызда. – Безнең бит, тавыклардан тыш, бал кортларыбыз да бар, – дип аптыратты ул. – Аларны да үзең тәрбиялисеңме? – Юк, бал кортларын әби, ягъни хатынымның әнисе тәрбияли. – Әбиең шулай яшьмени? – Туксанга җитеп бара инде... Шушы сөйләшүдән соң күңелемдә әби белән якыннан танышу теләге туды. Чөнки мин туып-үскән Яңа Кодаш авылы урман куенына сыенып утырган иде. Шуңадырмы, ул Тәтешле районында иң “баллы” авылларның берсе исәпләнде. Авыл зур түгел иде, анда йортлар саны илледән артмады. Һәр ихатада диярлек умарталар тезелеп тора иде. Авылыбызда ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган егермедән артык ялгыз әби яшәде. Хәтта алар да бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнде. Иң авыр елларда да авылдашларым Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәрендә бал сатып, шул акча исәбенә тормышның җитмәгән якларын ямаштырып яшәде. Ләкин туксан яшькә җиткәндә бал кортлары асраучы кеше күргәнем юк иде.Хәмидә Әхтәрова 1934 елда Балакатай районының Сандалач авылында Зәкия һәм Камалетдин Әсхәдуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган. Киләсе ел Хәмидә әби өчен юбилей елы – июнь аенда ул туксан яшен тутырачак. Гаиләдә икенче бала булып туган Сәйфетдин исә кыска гомерле була – бәләкәй генә вакытында мәрхүм була. Ә Хәмидәгә өч яше тулар-тулмастан әнисе вафат була. Кызчыкны әтисе ягыннан дәү әнисе Мөэминә карчык үз канаты астына ала һәм җил-яңгыр тидермичә үстерә. Хәмидә авылда башлангыч мәктәпне тәмамлый. Ул бик яхшы укый. Шуңа аны 15 чакрымдагы Айдакай җидееллык мәктәбенә бишенче сыйныфка бирәләр.Камалетдин Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта була. Сугыштан соң Зәйнәп исемле кызга өйләнә. 1947 елда туган улларына Зәйнулла исеме бирәләр. Ул елларда авылларда балалар бакчалары турында ишеткәннәре дә булмый. Әти-әниләре эштә вакытта бәләкәй балаларга дәү әни-дәү әтиләре яки өлкәнрәк абый-апалары күз-колак булып тора. Хәмидәне дә бишенче сыйныфтан соң укудан туктатып, энекәшләрен һәм сеңелкәшләрен карау бурычын йөклиләр. – Бүген бер энем һәм ике сеңлем исән, аралашып яшибез, – дип куана Хәмидә әби. Унбиш-уналты яшькә җиткән кызны колхоз эшенә дә чакыра башлыйлар. Утауга, печән хәзерләүгә йөриләр. Ул елларда колхозлар җитенне күпләп чәчә. Аны халык кул белән йолкып җыя.Балакатай районы әле дә урманнары белән данлы. Ә ул елларда урманнар тагын да калынрак булып, һәр авылда диярлек урманчылар артеле эшли. Халык җәен колхоз басуларында эшли, кышкы айларда ир-егетләр урман кисә, юан-юан чыршы-наратларны кул пычкысы ярдәмендә кисеп аударалар, хатын-кызлар исә аларны ботаклардан тазарта. – Язын юкә кабыгын төшереп, елга-күлләргә батыра идек тә, көзен мунчала куптарып алып, кыш буе кап суга идек, — дип хатирәләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.1956 елда Хәмидәне урман каравылчысы булып эшләүче авылдашы Сабирҗанга кияүгә бирәләр. Ул Хәмидәдән алты яшькә өлкәнрәк була. Яшьләр авылда йорт төзеп чыгалар. 1957 елда уртак мәхәббәт җимеше булып уллары Таһир туа. Тагын ике елдан – Мәүзидә, бер елдан Мәсхүдә туалар. 1963 елда төпчекләре Мидхәт туа.Балалар үсеп мәктәпне тәмамлый торалар, ата-ана йортын калдырып китеп, ерак шәһәрләрдә урнаша баралар. Таһир токарь һөнәрен үзләштереп, Свердловск шәһәрендәге бер заводка урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Мәсхүдә исә, медицина училищесын тәмамлап, гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый. Хәзер ул лаеклы ялда. Шулай да Нефтекама шәһәре дәваханәсенең хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләвен дәвам итә. Мидхәт кечкенәдән моңлы бала булып үсә. Җырлый, гармунда да уйный. Урта мәктәптән соң шофер һөнәрен үзләштереп, урман хуҗалыгында эшли. Тик аның гомере бик аянычлы була. Совет Армиясендә хезмәт иткәндә ул нурланыш авыруына дучар була һәм кайткач берничә ай гына яшәп кала.Әбигә бала югалтуның ачы кайгысын тагын бер тапкыр йөрәге аша үткәрергә туры килә. Ике баласын ятим калдырып, 37 генә яшендә Мәүзидә мәрхүмә була.Моңа ире Сабирҗанны җирләү хәсрәте кушыла. Өстәвенә, урман хәзерләү предприятиесе ябыла һәм Сандалач авылы халкы кем кая күченеп бетә. Электән шаулап торган, башлангыч мәктәбе булган авылда Хәмидә әби ялгызы кала. Ярый әле җәйләрен балалары кайтып тора, дәү әниләре янына оныкларын да кайтарып куялар. Ә көз, кыш айларында утырып сөйләшергә дә кеше булмый. Шулай биш ел җәфаланганнан соң Хәмидә әби Мөслим авылына күченергә карар итә. Ләкин Агыйделдә яшәүче кызы Мәсхүдә белән кияве Рәлиф кайталар да әбине үзләре белән алып китәләр. Менә шулай биредә ул бал кортлары тәрбияләү белән шөгыльләнә.