Мәртәбәле форумның көн тәртибендә көнүзәк мәсьәләләр каралды: җиденче чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтаена бердәм республика сайлау округы һәм бермандатлы сайлау округлары буенча депутатлыкка кандидатлар исемлеген яшерен тавыш бирү юлы белән күрсәтү. Моннан тыш партиянең Башкортстан төбәк бүлегенең сайлау алды программасын кабул итү һәм аны бастырып чыгару турында кара кабул ителде. - Без борылыш чорында, күз алдыбызда яңа күпполяр дөнья формалаша һәм ныгый барган вакытта яшибез, - диде "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге җитәкче Радий Хәбиров. - Без горурлык белән монда әйдәп баручы рольне безнең ил уйный дип әйтә алабыз. Һәм без, русиялеләр - бу тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашучылар. Тарихи чорда яшибез. Халык бөек Русия өчен күтәрелде. Май аенда республикада алдан тавыш бирү уңышлы узды, өстәвенә, беренче тапкыр электрон форматта. Килү 250 мең кеше тәшкил итте (республика сайлаучыларының гомум саныннан 8,36 процент). Бу - ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Катна
Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең гомумреспублика исемлеген Радий Хәбиров җитәкләде
23 июня 202323 июн 2023
3 мин