Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Ул җиргә тынычлык теләде!"

Мәйданда Гази Заһитов исемендәге Башкортстан штурмлау ротасы, Вафа Әхмәдуллин исемендәге Башкорттан разведка ротасы һәм Әхәт Әхмәтҗанов исемендәге Башкортстан снайпер ротасы тезелде. Штурмлау отряды командиры республика Башлыгына подразделениеләр төзү турында хәбәр итте һәм инде барлыкка килгән традиция буенча Радий Хәбиров легендар комдив Минигали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды."Хөрмәтле иптәшләр! Бүген хәрби әзерлеккә штурмлау ротасы, снайпер ротасы һәм разведрота иреклеләре китә. Шул рәвешле, башкорт ирекле полкының төп бүлекчәләрен формалаштыру тәмамлана. Бөтен республика исеменнән сезгә батырлык һәм җаваплылык өчен рәхмәт белдерәсем килә. Өч подразделение дә, барлыкка килгән хәрби традиция буенча, исемле булачак. Алар безнең якташларыбыз - Бөек Ватан сугышында катнашучылар: Гази Заһитов, Вафа Әхмәдуллин, Әхәт Әхмәтҗанов исемнәрен йөртәчәк.Сезнең карар бик мөһим, чөнки махсус хәрби операциядә меңләгән егетләребез сугыша һәм батырлык күрсәтә. Бүген без бөтен республика исеменнән «рәхмәт» әйтәбез, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга рәхмәт белдерәбез. Мин, үз чиратымда, республика сезнең хезмәтнең беренче көненнән башлап сезгә ярдәм итте, итә һәм ярдәм итәчәк дип әйтәсем килә.Киләсе атнада ук без Самара өлкәсендә, хәрби әзерлек ноктасында булачакбыз, анда башкорт ирекле полкының хәрби байрагын тапшырачакбыз, урнашу урынын һәм барышын тикшерәчәкбез. Шулай ук, махсус хәрби операциягә киткәндә без сезгә һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкбез, кирәкле ярдәм җибәрәчәкбез һәм сезнең янда булачакбыз. Нәкъ шулай ук бөтен республика белән без сезнең туганнарыгызны һәм якыннарыгызны кайгыртачакбыз һәм аларга ярдәм итәчәкбез.Барлык кирәкле ресурслар: ихтыяр, теләк һәм кораллар республикада бар. Бүген без сезгә хәрби бурычыгызны лаеклы үтәячәгегезгә ышанабыз, дип әйтергә телибез. Иң мөһиме-өйгә исән-сау һәм барыгыз да кайтыгыз. Ә без сезне шушы ук мәйданда каршы алырбыз, сезнең белән горурланырбыз", - диде Радий Хәбиров, сугышчыларга мөрәҗәгать итеп."Зеленая роща" шифаханәсенең элекке директоры, республика Шифаханәләре, курортлары һәм ял йортлары идарәсенең элекке җитәкчесе, разведрота исемен йөртәчәк Вафа Әхмәдуллинның улы Роберт Әхмәдуллин бу уңайдан түбәндәгеләрне белдерде:- Әтием Вафа Мостафа улы - Бөек Ватан сугышы каһарманы. Ул партизаннар отряды командиры булган. Үзенең отряды белән батырлыклар кылган, алар өчен Чехословакиянең 1 дәрәҗә ордены, үзебезнең югары наградалар белән бүләкләнгән. Бик гади кеше иде, гомер буе укытучы булды, һәрвакыт җирдә тынычлык булсын дип теләде, эшләде. Без аның белән нык горурланабыз.Бүген сәфәргә кузгалган егетләргә исән-имин җиңү белән туган җирләренә әйләнеп кайтуларын телим. Ә анда нык авыр булса да түзәргә кирәк. Безнең ата-бабалар кебек.Сүзгә Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин да кушылды. Әлеге төркем составында бу районнан алты ир-егет бар.- Якташыбыз Вафа Әхмәдуллин исемен йөртәчәк батальон төзелүен белгәч, егетләребез канатланып китте. Ул безнең Сөләйман авылында туган. Егетләребез сынатмыйлар. Әле анда сугышучы яугирләребез турында да командирлары мактап кына телгә ала. Алар тәртипле, эшчән диләр. Без алар белән һәрвакытта бәйләнештә булырга тырышабыз. Үзебездә штаблары эшли. Алар һәрвакыт бәйләнештә. Иртәгә соңга мин егетләр белән Самарада очрашырмын дип уйлыйм. Анда да безнең хәтсез егетләр әзерлек үтә, - диде Әнис Әсәдуллин.Хушлашканнан соң егетләр хәрби әзерлек үтү урынына юнәлде.Фото: башинформ