Бу - Русия Икътисади үсеш министрлыгы үткәргән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында төбәкләргә субсидияләр бирү конкурсы нәтиҗәсе. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язды. Республикага 16 инвестиция проектын хуплаганнар, аларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 258,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тагын 390 миллион сумны Башкортстан бюджетыннан финанслау һәм инвесторларның үз акчалары тәшкил итәчәк. "Аерым алганда, Чишмә районы территориясендә башкорт аты үзәге янында яңа глэмпинглар, Ишембай районында агро-туристик комплекс, Әбҗәлил районында һәр сезонда эшләүче сезонлы глэмпинг барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Белорет, Зианчура, Иглин, Илеш, Нуриман, Стәрлетамак, Туймазы, Шаран районнарындагы туробъектларда күбрәк урыннар булачак. “Росстат” мәгълүматлары буенча, узган ел Башкортстанга 2,1 миллион кеше килгән. Минемчә, бу чик түгел, безнең кая үсәргә мөмкинлек бар. Ел саен республикага туристлар агымы артуы сөендерә. Шуңа күрә алар өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар булдыру эшен дәвам итәчәкбез", - дип язган Радий Хәбиров.