Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чишмә дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Яңа җиһазлар белән тәэмин итү «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Гастроскопия һәм колоноскопия — медицина тикшеренүләренең заманча ысуллары, алар табибка пациентның ашкайнату системасы органнарын реаль вакыт режимында күрергә мөмкинлек бирә. “Яңа җиһазлар ашказаны-эчәк трактының күп төрле патологияләрен — җәрәхәтләр, гастритлар, полиплар, онкология авыруларын диагностикалауга ярдәм итәчәк һәм табибларга төгәлрәк нәтиҗәләр алырга, шулай ук пациентка вакытында дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирәчәк", — дип аңлатты Чишмә үзәк район дәваханәсе эндоскописты Гөлназ Шуварова.