Лизинглау системасы камилләшә

– Федераль дәрәҗәдә 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле кертү буенча дәүләт программасы расланды. Ул 13,2 миллион гектар файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертүне һәм 3,6 миллион гектар мәйданда мелиорацияләнгән җирләрне саклауны күздә тота. Шуңа бәйле рәвештә Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең чикләрен билгеләү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра. Безнең республика да бу исемлеккә керде, – диде Андрей Назаров. Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр 6,6 миллион гектар тәшкил итә. Республика Башлыгы йөкләмәсенә ярашлы, төбәктә авыл хуҗалыгы җирләрен инвентарьлаштыру буенча эш алып барыла. Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, файдаланылмаган җирләрне актив авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү мәсьәләсен аларны инвентарьлаштырмыйча һәм барлык мәгълүматларны бердәм базада тупламыйча хәл итеп булмый. Моны аграрийлар үзләре дә, идарә органнары да аңлый. Шуңа күрә 1 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне тулысынча инвентарьлаштыруны тәмамларга, печәнлекләрне һәм көтүлекләрне тулысынча санлаштырырга, файдаланылмаган җирләрнең калган мәйданнарын ачыкларга кирәк. Арытаба утырышта сирәк авырулы пациентларны дару белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Башкортстан – орфан авырулары исемлегенә кергән барлык 273 нозологиянең тулы исемлеген алып барган бердәнбер төбәк. – Республикада әлеге диагноз куелган 47 мең пациент теркәлгән. Шуларның 1716сы махсус даруларга мохтаҗ. Агымдагы елда безгә федераль бюджеттан дарулар тәэминаты өчен 1,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Республика бюджетының чыгым өлешенә бу максатларга 548 миллион сумнан артык акча салынган, – диде Андрей Назаров.Бу пациентларны дарулар белән тәэмин итү берничә чыганак аша башкарыла – Федераль һәм төбәк бюджетларыннан, “Мәрхәмәтлелек даирәсе” фондыннан.Киңәйтелгән неонаталь скрининг нәтиҗәсендә ачыкланган пациентлар дарулар белән “Мәрхәмәтлелек даирәсе” фонды һәм төбәк бюджеты акчалары исәбенә тәэмин ителә. Агымдагы елда әлеге фонд пациентларны дару белән тәэмин итүгә 2 миллиард сумнан артык суммага гаризаларны хуплаган.Утырышта, шулай ук, коммуналь техниканы лизингка сатып алу мәсьәләсе дә тикшерелде. Башкортстанда коммуналь техника паркын яңарту буенча программа дәвам итә.– Республика Беларусь коммуналь техника җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Мәсәлән, “Амкодор” компаниясе бу айда ашлык киптерү җайланмалары җитештерү заводын ача. Коммуналь техника җитештерү заводын төзү буенча да сөйләшүләр алып барыла. Әлеге вакытта Башкортстанда муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен карап тоту өчен 1528 берәмлек коммуналь техника файдаланыла, шуларның 239ы әлеге программа кысаларында узган елда сатып алынган. Муниципалитетлар көче белән тагын 73 берәмлек техника сатып алынган, – диде Андрей Назаров. Быел тагын 200дән артык берәмлек коммуналь техника сатып алу планлаштырыла.Коммуналь техника сатып алганда лизинг түләүләре буенча муниципалитетлар чыгымнарын финанслау турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте. Ул белдерүенчә, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы финанс арендасы килешүләре кысаларында коммуналь техника сатып алу мәсьәләсен тикшергән. Техниканы муниципаль берәмлекләргә агымдагы ел ахырына кадәр кайтару планлаштырыла. Утырышта кече һәм урта эшкуарлык субъектларын ташламалы лизинг финанславы системасын камилләштерү турында да фикер алыштылар.– Башкортстанда эшкуарлыкны үстерү буенча ике институт эшли – республика Лизинг фонды һәм “Башкортстанның төбәк лизинг компаниясе” җәмгыяте. Бүген бу компанияләрнең хезмәтләре кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәле чараларының берсе булып тора. Лизинг продуктлары линиясе киңәйтелә. Яңаларының берсе республиканың моношәһәрләренә, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә, төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы территориясендәге предприятиеләргә, “Алга” аерым икътисади зонасына ярдәм итүгә юнәлтелгән, – диде Андрей Назаров. Республикада ташламалы лизингны финанслау системасын камилләштерү белән бәйле рәвештә, утырышта Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан төбәк лизинг компаниясен Лизинг фонды акчаларын тотучы итеп билгеләү һәм аңа гамәлдәге лизинг килешүләре буенча хокукларны һәм йөкләмәләрне тапшыру турында Хөкүмәт карары проекты тәкъдим ителде.

Кызыл таң (СМИ)Новости Уфы и Республики Башкортостан на татарском языке.