— Медицина хезмәткәрләре көне безнең һөнәри бәйрәмебез генә түгел, нәтиҗәләр ясау вакыты да, — диде министр. — Тармакны үстерүгә зур игътибар бүленә. Күптән түгел республика Башлыгы Затондагы яңа поликлиникада булды. Бу — уникаль проект. Гаилә сәламәтлеге, авыл медицинасы да төп игътибар үзәгендә. Айрат Рәхмәтуллин тантаналы чарага җыелган медицицина хезмәткәрләренә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде, җылы теләкләрен җиткерде.Министр кулыннан 40 хезмәткәр бүләкләнде. Аларның алтысы “Башкортстанның атказанган табибы” исеме алды, калганнары “Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы” билгесенә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында табиблар да, шәфкать туташлары да, сәламәтлек саклау тармагындагы төрле хезмәткәрләр бар. Мәсәлән, Рамил Батыршын - ашыгыч ярдәм станциясендә механик. Хезмәте бик җаваплы — тиз арада ашыгыч чакыруга кузгалырга, табибларны вакытында пациент янына алып барып җиткерергә тиешле автомобильнең төзеклеге өчен җавап бирә. Инде үз һөнәренең барлык нечкәлеләренә тө