Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Тарих янә кабатлана

1941 елның 22 июне – ил тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 82 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юл станцияләренә, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими урнашу урыннарына, дәүләт чигеннән 250-300 чакрымга кадәр эчкә үтеп, күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.Германия белән бергә СССРга каршы – Румыния, Италия, берничә көннән Словакия, Финляндия, Венгрия чыга, ә август уртасында аларга Норвегия кушыла. Совет халкы, Ватанны саклап, яклап калу өчен дәһшәтле сугышка күтәрелә. Авыр шартларда илебез яугирләренә башта дошманны туктатырга, аннары адымлап диярлек туган җиребезне азат итәргә һәм күп кенә башка илләргә фашист илбасарларыннан арынырга ярдәм итәргә кирәк була. Авыр, канкойгыч сугышта совет кешеләре Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итә һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйный. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш 1945 елның 9 маенда фашистларны үз илендә тар-мар итү, Бөек Җиңү белән тәмамлана. Тарихчылар билгеләвенчә, шушы канкоешта илебез 26,6 миллион кешесен югалта. Аларның 8,7 миллионнан артыгы сугыш кырларында һәлак була, 7,42 миллион кеше басып алынган территорияләрдә нацистлар тарафыннан юк ителә, 4,1 миллионнан артыгы оккупация режимының каты шартларыннан үлә. 5,27 миллион ватандашыбыз Германиягә һәм аның белән союздаш илләргә каторгага эшкә куыла. Аларның нибары яртысы – 2,65 миллион кеше туган якларына әйләнеп кайта. 450 меңнән артык кеше иммиграцияләнә, 2,16 миллион кеше әсирлектә һәлак була.Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашист агрессиясеннән илебезнең никадәр халкын югалтуын һәм матди зыян күрүен бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Гитлерчылар тарафыннан шушы дәрәҗәдә вәхшилек һәм кансыз гамәлләр тарихта беренче тапкыр кылына. Кызганычка каршы, тарих бүген янә кабатлана. Русия Президенты Владимир Путин илебезгә хәвеф янавына бәйле, шул ук вакытта Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына ярдәм итү өчен махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итте. Күрүебезчә, бүген Украина нацистлар кулында. Шуңа күрә батыр егетләребез ил сагына басты.Бүген алгы сызыкка үз теләге белән баручылар һәм мобилизацияләнгән егетләр янәшә хезмәт итә. Күптән түгел Башкортстаннан мобилизацияләнгән егетләр янында “БСТ” телеканалы хәбәрчесе Азат Садриев булып кайтты. Ул алгы позицияләргә беренче тапкыр гына килми. Бу полкта 2500дән артык кеше хезмәт итә, аларның күбесе безнең республикада туып-үскән кешеләр. Якташлары белән очрашуга Башкортстан батальоннарына дин әһелләре дә килә. Виктор атакай һәм Хәмзә хәзрәтнең бу әлеге подразделениегә өченче тапкыр килүе. Төп бурыч – егетләргә рухи яктан ярдәм күрсәтү. – Хәрби-кыр имамы сумкасында мин егетләргә тапшырырга теләгән барлык кирәкле әйберләр бар. Бу әйберләрне безнең Башкортстан халкы җибәрә. Аларга бик зур рәхмәт, – ди Хәмзә хәзрәт. – Аллаһка ышану безнең өчен барлык нәрсәдән дә өстен. Аңа ышанып, барыбыз да сау-сәламәт килеш, гаиләләргә кайтырбыз дип өметләнәбез, – ди “Морпех” позывнойлы солдат.Азат Садриев сүзләренә караганда, дошманның иң якын позицияләре бу позицияләрдән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә биредә ике яклап та артиллерия ут яудыра.Шул ук көнне хәбәрче һәм руханилар разведчиклар белән дә очрашкан. Хәлнең киеренкелегенә һәм дошманның контрһөҗүменә карамастан, разведчиклар Русия Кораллы Көчләренең уңышка ирешәчәгенә ышана. – 1941-1945 елларда безнең бабаларыбыз фашизмга каршы сугышкан, бу сугышта җиңгән, аларны тар-мар иткән. Һәм хәзер неонацизм яңадан баш калкытты. Шуның өчен дә без монда. Минем бабаларым җиңде һәм без дә җиңәчәкбез, – ди “Аю” позывнойлы сугышчы.Ример НАСРЕТДИНОВ.