Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Җәйге вакытка күчәргә мөмкинбез

КПРФ депутатлары Михаил Матвеев, Олег Михайлов һәм Ольга Алимова 21 июньдә Дәүләт думасына җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында закон проектын керттеләр.Бу хакта Матвеев үзенең Telegram-каналында хәбәр итә. Парламентарий сүзләренчә, закон проекты белән сәгатьләрне марттан октябрьгә кадәр бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим ителә, "бу чорда таң бер сәгатькә соңрак атачак һәм тәүлекнең караңгы вакыты соңрак төшәчәк".Җәйге вакыт СССР чорында кертелде һәм 2012 елга кадәр кулланылды."2014 елдан Русия даими кышкы вакытта яши, шуның аркасында күпчелек төбәкләрдә тәүлекнең якты вакытын югалту елына 200 сәгатьтән артып китә", — дип нәтиҗә ясый Матвеев.Документка аңлатма язуында, "халыкның тәүлекнең якты кичке вакытын нәтиҗәле файдалануын" арттырудан тыш, чараны кертү юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә китерәчәк, урамнарда русиялеләрнең иминлеген арттырачак, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләрен алып баруны гадиләштерәчәк, дип әйтелә.Фото: 9111.ru