Федераль этапта катнашу өчен республиканың 800дән артык эш бирүчесе заявка тапшырды, алар 8 меңнән артык вакансия турында белдерде.Ярминкәгә килүчеләргә буш эш урыннарын кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә, «Газпром», «Башнефть», Благовещен арматура заводы, "Башкирэнерго" һәм башкалар кебек эре дәүләт корпорацияләре дә тәкъдим итә.Башкортстан башкаласында һөнәрләр фестивале «Уфа – Арена» мәйданчыгында уза. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та булды. Республика Башлыгы берничә колледж җитәкчесе, шулай ук яшьләр, сәнәгать предприятиеләре һәм компанияләр вәкилләре белән аралашты. Радий Хәбиров эш бирүчеләрнең нинди шартлар, аларның булачак хезмәткәрләренә нинди хезмәт хакы тәкъдим итүе белән кызыксынды. Колледж директорлары билгеләп үткәнчә, республика һәм федераль үзәк ярдәме белән уку йортларының матди–техник базасы шактый яңартылган, студентлар производство практикасын үтүче сәнәгать предприятиеләре белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Мондый планлы эш нәтиҗәсе - нәкъ менә эшче һ