Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Русия белән исәпләшергә туры киләчәк”

Бер атна элек Киевка килгән отставкадагы генерал, ЦРУның элекке башлыгы, хәзерге вакытта Украина мәсьәләсе буенча Көнбатыш киңкүләм мәгълүмат чараларында иң төп чыгыш ясаучыларның берсе Дэвид Петреус, украин контрһөҗүмнәре башланганнан соң “барысы да 72-96 сәгать эчендә хәл ителәчәк”, дигән иде. Ул Русия сугышчыларының алгы позицияләренә Украина хәрбиләренең ничек җимергеч һөҗүм ясаячагы, Көнбатышта өйрәтелгән саперларның миналарны зарарландырачагы, Көнбатышның һава һөҗүменнән саклану системалары безнең авиацияне шундук юк итәчәге, ә радиоэлектрон көрәш чаралары безнең армия идарәсен хаоска кертәчәге турында тәмләп сөйләгән иде. Бу контрһөҗүмнең нәрсәгә китерәчәге турында аналитиклар бик күп фаразлар корды. Тагын бер даими “сөйләшүче баш”, отставкадагы Америка генералы Бен Ходжес: “Украина Кырымны 2023 елның җәй ахырына кадәр азат итәчәк”, – дип көн саен диярлек кабатлый иде. Хәзер исә Дэвид Петреус та бу планнарны тормышка ашыру мөмкин булмавын танырга мәҗбүр булды, Украинаның Кырымны кирәк-ярак белән тәэмин итүне тоткарларга ирешү ихтималлыгы турында сөйли башлады. Көнбатышның онлайн-стратеглары контрһөҗүм башланганнан соң беренче сәгатьтән үк Украина армиясенең янган танклары төшерелгән кадрларын карап хәйран калды: нигә унлап бронемашинаны мина кырына юнәлтергә кирәк булган? Моңа гаҗәпләнәсе түгел, Дэвид Петреус сугышның беренче 72 сәгатьтәге идеаль картинасын нәкъ менә шулай сурәтләде бит! Саперлар, танклар, һава һөҗүменнән саклану системасы, радиоэлектрон көрәш чаралары һәм Украинаның уңышлы контрһөҗүме! Ә хәзер алар Көнбатыш бронетехникасын мина кырына кем кертеп җибәргәнен аңламаганга сабышып утыра. Билгеле русофоб Юлиан Репкеның Германиянең “Bild” гәзитендә: “Урыслар көткәнгә караганда да яхшырак сугыша”, – дип язган мәкаләсе бу стратеглар ниятенең уңышсызлыгын тану булып тора. Бу Ходжес, Петреус, Репкелар аудиторияне Русия армиясенең “авыр мораль халәттә” булуына шулкадәр озак ышандырырга тырышты ки, ә хәзер безнең сугышчыларның дошманның һөҗүмнәрен бер-бер артлы уңышлы кире кагуына таң кала. Һәм Репке, никадәр авыр булмасын, танырга мәҗбүр булды: “Ел ахырына кадәр җиңү булмаячак. Моның урынына Украинаның һөҗүмнәре елларга сузылырга мөмкин!” Кырымны җәй ахырына кадәр алабыз, дию дә хыял гына булып калды, дигән сүз! Украина “блицкригы”ның башка идеологлары да Көнбатыш өчен күңелсез бул­ган шундый ук нәтиҗәләргә килә. Әле күптән түгел генә “Европаны үзгәртәчәк Украинаның хәлиткеч җиңүен” алдан фаразлаган “The Economist” журналы шулай ук фикерен кискен үзгәртте. Украинаның һөҗүменә багышланган яңа санында Запорожье фронтындагы хәрби хәрәкәтләрне анализлауда җиңүгә әле бик ерак дигән нәтиҗә ясала. Ул гына да түгел, “The Economist” хәтта үзе өчен куркыныч Русиянең җиңүе сурәтләрен ясый башлый. Әмма нәтиҗәдә, укучыларын тынычландырырга омтыла, ихтимал булган сценарий – конфликт озакка сузылачак, имеш. Журнал “Көнбатышның арыганлыгы” һәм сайлаулар нәтиҗәләре буенча АКШта Ак йортта власть алмашыну ихтималлыгы белән бәйле җитди куркынычлар туарга мөмкин, дип фаразлый. “Украинаның тулысынча җиңүе” турындагы сүзләр тына башлады. Хәзер хәтта “сугыш карчыгалар”ы да Көнбатышта контрһөҗүм барышында Русия белән сөйләшүләрдә яхшырак шартлар алу өчен аз гына булса да территорияне кире кайтаруга ирешү кирәклеге турында язалар. Әйе, хәзер килеп максатлар һәм бурычлар кискен үзгәрә.Германия канцлеры Олаф Шольцның кинәт Русия Президенты Владимир Путин белән сөйләшергә теләк белдерүе бик үзенчәлекле булып тора, бер үк вакытта ул Украина конфликтының озакка сузылган характер алуын таный. Украинаның Көнбатыш өмет иткән “блицкригы” безнең армиянең героик көче белән өзелде. Андагы аналитиклар, котлары очып, Запорожьеның мина кырларында миллиардлаган доллар Көнбатыш ярдәме янавын күзәтә, шул ук вакытта аларның хәрби-сәнәгать комплексы акцияләре арзаная. “Леопард” немец танк­лары белән бергә Европа берлеге дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель тарафыннан игълан ителгән Көнбатышның Русияне сугыш кырында җиңү максаты янып юкка чыга. 16 июньдә Русия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә катнашты һәм чыгыш ясады. Әлбәттә, ил җитәк­чесенең чыгышында Украинада барган махсус операция турында да сүз булды. “Контрһөҗүмдә Украина кораллы көчләренең шансы юк. Украина ягында югалтулар, Русия армиясе белән чагыштырганда, күпкә зуррак. Моннан тыш, ВСУ 186 берәмлек танк һәм 418 берәмлек бронемашина югалтты”, – диде Владимир Путин. Президент сүзләренә караганда, атом-төш коралы илебез иминлеген иң киң мәгънәдә тәэмин итү өчен төзелә, әмма Русиягә аны куллану кирәк түгел. Безнең илнең атом-төш коралы НАТО илләренә караганда күбрәк, һәм алар аны кыскартырга тели, барып чыкмаячак. Русия үзенең яшәешенә куркыныч янаган очракта барлык чараларны кулланачак, әмма атом-төш коралы булмаган илгә каршы атом-төш коралын кулланган беренче ил АКШ булды. Владимир Путин АКШның башка хакимияте вакытында Украинадагы хәл дә башка юл белән бара алыр иде, диде. Әмма, шул ук вакытта, АКШның элекке президенты Дональд Трамп вакытында Русиягә карата кертелгән санкцияләрнең күп булуын билгеләп үтте. Гәрчә Украинада аның вакытында фаҗигале вакыйгалар булмаган. Әмма АКШ, Русия белән элемтәләр урынына, Украинага техника китертүне сайлады, “танкларын яндырабыз, карарбыз, алга таба ни булыр”, диде. Көнбатыш Русия белән сөйләшүләр алып барырга теләмәде, тик “тиздән алар сөйләшергә теләячәк һәм без карарбыз”. “АКШ президенты Джозеф Байден – тәҗрибәле сәясәтче, һәм кирәк дип санаганча эшләргә ирекле, ә Русия үз мәнфәгатьләре нигезендә эш итәчәк”, – дип белдерде Владимир Путин. Президент чыгышында искәртте: безне билгеләнгән курсны үзгәртергә мәҗбүр итә алмаячаклар, комачаулап булмаячак, Русияне җиңә алмаячаклар, Украинада без ахырга, ягъни махсус хәрби операциядә куелган максатларга ирешкәнгә кадәр булачакбыз. Ләкин бу көнне якынайту өчен, Русия ахырга кадәр нык торырга, үз көчендә һәм гамәлләренең хаклылыгында шикләнмәскә тиеш. Владимир Путинның максаты нәкъ шундый. Һәм моның белән барысына да исәплә­шергә туры киләчәк.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.