Утырышны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды. Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында парламент депутатларына биш ел дәвамында конструктив, оператив һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Бу вакытка авыр сынаулар төште, мондый катлаулы шартларда Дәүләт җыелышы-Корылтайның башка власть органнары белән көйле, нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итәргә кирәк иде. Без сезнең белән бергә коронавирус инфекциясе, Көнбатышның санкцияләр басымы вакытында барлык чакыруларга оператив рәвештә җавап бирдек, гадәти булмаган карарлар кабул иттек. Мин сезгә яугирләребезгә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү белән бәйле законнар кабул итүдә бердәмлек һәм оперативлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Дәүләт җыелышы-Корылтай җитәкчелегенә һәм тәҗрибәле, көчле җитәкче Константин Борисович Толкачевка зур рәхмәт. Быел көз Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауга барачак депутатларга һәм сәяси партияләргә уңышлар, гадел сәяси көрәш телим. Парламентның киләсе составы да шундый ук конструктив һәм нәтиҗәле булыр, илебез һәм республика мәнфәгатьләренә фидакарь хезмәт итәр дип ышанам”, – диде Радий Хәбиров. Көн тәртибенә 60тан артык сорау чыгарылган иде. Аерым алганда, анда 2022 елда “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында доклад, шулай ук, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең чыгышы тәкъдим ителде һәм тикшерелде. Депутатлар 40ка якын республика законы проектын карады. Шуларның берсе – “Башкортстан Республикасында аеруча саклана торган табигать территорияләре турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты – беренче укуда каралды. Моннан соң аеруча саклана торган табигать территорияләрендә ял итү тәртибе закон белән билгеләнәчәк. – Закон проекты экологиягә зыян китермичә эчке туризмны үстерүгә юнәлтелгән, – диде Константин Толкачев. – Республика кыйммәтле ресурска – төрлелеге һәм кыйммәте буенча уникаль табигать комплексына ия. Без аны кешеләр файдасына һәм икътисад үсеше өчен генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен дә сакларга тиеш. Соңгы елларда башта – пандемия белән бәйле, ә аннары санкцияләр чикләүләре аркасында Башкортстанга туристлар агымы шактый артты. Урындагы халык та республика буенча активрак сәяхәт итә башлады. Ихтыяҗның артуы бизнесны инфраструктура объектларына акча кертергә этәрә. Ләкин бизнесны табигать һәйкәлләренә, сирәк флора һәм фаунага зыян китермичә үстерү өчен төгәл кагыйдәләр кирәк. Закон проекты нәкъ менә шундый кагыйдәләрне билгеләүгә юнәлтелгән. “Башкортстан Республикасында аеруча саклана торган табигать территорияләре турында”гы Закон, аерым алганда, аларның чикләрендә туризм критерийларын һәм үзенчәлекләрен билгеләүче яңа мәддә белән тулыландырылды. Критерийлар арасында – туризмны махсус җиһазландырылган урыннарда һәм маршрутларда гамәлгә ашыру, мәдәни мирас объектларын саклау, территориягә туристларны мөмкин булган санда гына кертү. Закон проектында билгеләнүенчә, мондый территорияләрдә туризмны оештыру һәм гамәлгә ашыру кагыйдәләре Башкортстан Хөкүмәте һәм урындагы үзидарә органнары тарафыннан расланачак. Чарада, шулай ук, Дәүләт думасына закон чыгару башлангычы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә федераль законнарның дүрт проектын кертү турындагы мәсьәләләр тикшерелде.Аерым суд участокларының мировой судьялары вазыйфасына кандидатлар һәм Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектлары каралды. Шулай ук, фикер алышуга 2023 елның көзге сессиясенә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның закон проектлары әзерләү эшенең үрнәк программасы тәкъдим ителде.