Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кануннарда нинди үзгәрешләр бар?

2023 елның 14 апрелендәге 134-ФЗ санлы Федераль закон белән “Кулланучылар кредиты (займ) турында” Федераль законның 6.1-1 мәддәсенә үзгәрешләр кертелде. Кертелгән төзәтмәләр белән авыр тормыш хәлләре исемлеге тулыландырыла һәм гадәттән тыш хәл зонасында яшәүче заемчыларга ташламалы кредит бирү хокукы турында әйтелә.Мәсәлән, заемчы кредиторга гадәттән тыш хәл зонасында урнашкан торакта яшәгәндә, шулай ук, гадәттән тыш хәл аркасында аның яшәү шартлары бозылган һәм ул милкен югалткан очракта ипотека шартларын үзгәртүне таләп итеп мөрәҗәгать итә алачак. Мөрәҗәгать, тиешле фактлар ачыкланганнан соң, 60 көн эчендә җибәрелергә тиеш.Кулланучыларның бурычы кимеде2023 елның 12 апреленнән Русия Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул ителгән 354 санлы карары белән расланган күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләреннән коммуналь хезмәтләрдән кулланучыларның түбәндәге бурычлары юкка чыгарылган: – башкаручыга тикшерү турында таныклыкның яки исәп приборын тикшерү нәтиҗәләрен раслаучы башка документның күчермәсен җибәрү; – исәпкә алу приборын файдалануга тапшыруга заявкага исәпкә алу приборының соңгы тикшерү узуы нәтиҗәләрен раслаучы документлар күчермәсен кушу (мондый документлар кулланучы теләге буенча заявкага кушылырга мөмкин).Әлеге үзгәрешләр Русия Хөкүмәтенең 2023 елның 12 апрелендәге 588 санлы карары белән кертелгән һәм 2022 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.“Георгий тасмасы”н мәсхәрә итмә!“Георгий тасмасы һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон белән Георгий тасмасының тасвирламасы, аны куллануга таләпләр билгеләнде. Георгий тасмасы хакимиятләр тарафыннан Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда, алышларда батырлык күрсәткән Русия яугирләре истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән һәм Русиянең Хәрби Дан көннәре белән бәйле чараларда кулланыла. Моннан тыш, Русиянең истәлекле даталарына багышланган, гражданнарны патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларда тасма һәм аның сурәтләрен куллану каралган.Георгий тасмасын халык алдында мәсхәрә итү закон нигезендә җаваплылык белән яный. Аерым алганда, Русия Җинаять кодексының 354.1 мәддәсендә Русиянең хәрби дан символларын мәсхәрә иткән өчен штрафтан алып, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр җаваплылык каралган.Флүзә КӘЛИМУЛЛИНА,Уфа шәһәренең Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе.