Гортензия — бакчаның “изюминкасы” ул. Аның төрләре күп, ләкин эре яфраклы сорты аеруча матур була. Түгәрәк эре алсу, кызыл, зәңгәрсу төстәге чәчәкләре яфракларын каплап утыра. Чәчәкләр шундый чагу төс алсын өчен гортензияне вакытында тукландырып торырга кирәк. Бу төр куаклар әчкелтем туфрак ярата, шуңа да атнасына бер тапкыр лимон кислотасы кушылган су сибү яхшы тәэсир итә. Лимон кабыгы салып, бер тәүлек тоткан суны да сибәргә мөмкин.Кайбер бакчачылар алма, айва салып әчеткән суны сибә. Бу гортензияләргә ашлама да була. Бу күпьеллык куак җәй буена шау чәчәктә утырсын өчен аны дөрес итеп тукландырырга кирәк. Март аенда гортензия тирәсенә 25-30 грамм азофоска гранулы сибеп чыгыгыз. Кар өстенә сипсәгез дә була. Яфраклар чыккач, әмма чәчәкләре күренгәнче тагын бер тукландырыгыз. Биш литр суга 1 миллиграмм эпин һәм 10 грамм мочевина кушып бутагыз һәм шуны иртән яки кич куакка сиптерегез. Чәчәккә йомарланган вакытта өченче тапкыр тукландырырга кирәк. Биш литр суда 3 грамм күкертле калий (сер