Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Бердәм, нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәт!”

Аны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды. Утырышта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды.Радий Хәбиров үзенең чыгышында парламент депутатларына биш ел дәвамында конструктив, оператив һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде."Бу вакытка авыр сынаулар төште, мондый катлаулы шартларда Дәүләт җыелышының башка власть органнары белән төгәл, нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итәргә кирәк иде. Без сезнең белән бергә коронавирус инфекциясе, Көнбатышның санкцияләр басымы вакытында барлык чакыруларга оператив рәвештә җавап бирдек, гадәти булмаган карарлар кабул иттек. Мин сезгә яугирләребезгә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү белән бәйле законнар кабул итүдә бердәмлек һәм оперативлык өчен рәхмәт белдерәм. Дәүләт җыелышы җитәкчелегенә һәм тәҗрибәле, көчле җитәкче Константин Борисович Толкачевка зур рәхмәт. Быел көз Дәүләт җыелышына сайлауга барачак депутатларга һәм сәяси партияләргә уңышлар, гадел сәяси көрәш телим. Парламентның киләсе составы да шундый ук конструктив һәм нәтиҗәле булыр, илебез һәм республика мәнфәгатьләренә фидакарь хезмәт итәр дип ышанам”, — диде Радий Хәбиров.Көн тәртибенә 60тан артык сорау чыгарылган иде. Аерым алганда, анда 2022 елда “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында доклад, шулай ук, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең чыгышы тәкъдим ителде һәм тикшерелде.