Гомумән алганда, Русия буенча 14 миллионнан артык кеше тавыш бирде.- Быел онлайн тавыш бирүдә 87 төбәктән 14 миллионнан артык кеше катнашты, бу план күрсәткеченнән ике миллионга диярлек артып китте. Бу яңа рекорд, ике ел элек тавыш бирүдә 9,7 миллион кеше катнашкан, 2022 елда - 10,7 миллион. Халык активлык күрсәткән төбәкләрне билгеләп үтәм. Болар - Чечен, Башкортстан һәм Тыва республикалары, Томск, Свердловск, Чиләбе, Саратов, Самара өлкәләре, Алтай, Ставрополь крайлары һәм Ямал-Ненец автономияле округы, –диде Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин.Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 апрельдә башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итте.Гомумән, Русия буенча фикер алышу өчен тәкъдим ителгән җәмәгать территорияләренең гомум саны 5 меңнән артык, шул исәптән 4,7 мең җәмәгать киңлеге, болар - скверлар, яр буйлары, урамнар һәм парклар, ишегалды территорияләре, һәм территорияләрнең 350 дизайн - проекты.Гомумрусия платформасында Башкортстаннан 185 объект тәкъдим ителгән. Кайбер шәһәрләрдә һәм