Аякларыгыз шешенәме? Җәен бу хәл аеруча уңайсызлыклар тудыра. Аяклары шешенүнең сәбәпләре төрле. ЙөклелекКүп кенә йөкле хатыннар соңгы айларда шешенүдән интегә. Моның сәбәпләре күп: әйләнештәге кан күбәю, гәүдә авырлыгы арту, кан тамырлары сузылу, йөрәк, бөер көчәнеп эшләү. Аналык зураеп, бәвел чыгу юлларын кыса һәм нәтиҗәдә пиелонефрит күзәтелә. Шуңа күрә дә бала көтүче әниләргә гәүдә авырлыгына игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, йөклелекнең беренче өч аенда хатын-кызлар, гадәттә, 1-3 килограммга арта. Аннары атна саен 300-500 грамм җыя башлый. Гәүдә авырлыгы әлеге нормадан арта икән, бөерне тикшертү зарур. Яссы табанлылыкЙөргәндә, басып торганда гәүдә авырлыгы аяк табанына төшә. Кеше олыгайган саен аяк табанының формасы үзгәреп, яссы табанлылык барлыкка килә. Андый очракта ул амортизатор ролен үти алмый һәм аяк авырта, шешенә. Яссы табанлылык вакытында шешенүдән саклану өчен ортопедик аяк киеме кияргә яки махсус олтырак сатып алырга кирәк. Аяк киеменең үкчәсе 2-4 сантиметрдан артмаска,