Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Титан”да бүген кислород бетәргә тиеш...

Хакимият вәкилләре белдерүенчә, борттагы кислород 96 сәгатькә җитәргә тиеш иде. АКШның көнчыгыш яры вакыты буенча бүген бу вакыт бетә. Әмма кайбер белгечләр резервларны билгеле бер күнекмәләр белән озаграк сузарга мөмкин дип саный. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә. "Эзләү-коткару" статусында калган операция "ике Коннектикут штаты" сыярлык мәйдандагы акваториядә һәм дүрт километрдан артык тирәнлектә, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Франциядән дистәләгән су өсте судноларын, тирән су асты аппаратларын һәм самолетларны җәлеп итеп алып барыла, дип хәбәр итә яр буе сакчылары. "Эзләү һәм коткару турында сүз барганда, безгә оптимизмны һәм өметне сакларга кирәк", - диде журналистларга яр буе сагы хезмәте вәкиле Джейми Фредерик.Канаданың “P-3” самолеты су асты тавышларын тоеп, коткаручылар бу районда тирәнлекләрне тикшерә башлагач, уңышка өмет артты, әмма әлегә уңышлы нәтиҗә юк. Коткаручылар тавышларның табигатен билгели алмый һәм, аерым алганда, моның батискаф бортыннан сигнал булуын да раслый алмыйлар. Туристик аппарат 1912 елда Төньяк Атлантикада 3,8 километр тирәнлектә баткан "Титаник" океан лайнеры җимерекләре янына төшкәндә югалды. Американың “OceanGate Expeditions” компаниясенә караган батискафта аңа нигез салучы Стоктон Раш, Франциядән тирән су тикшеренүләре ветераны Поль-Анри Наржеоле, Британия миллиардеры һәм космос туристы Хамиш Хардинг, Пакистан бизнесмены Шаһзадә Давуд һәм аның улы Сөләйман бар.“OceanGate Expeditions” "Титаник"ка 250 мең доллардан башлап җиде көнлек экскурсияләрне рекламалаган иде. Менә шулай... Сез бу хакта ниләр уйлыйсыз? Фото: “24newnews.ru”