Ил Президенты безнең солдатларны ярдәмсез калдырмый!"Хакимиятләр махсус операциядә катнашучыларга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләячәк", - дип вәгъдә итте Русия Президенты Владимир Путин."Дәүләт, әлбәттә, сезне дә, сезнең гаиләләрегезне дә, һәлак булган иптәшләребезнең гаиләләрен яклау өчен дә барысын да эшли һәм эшләячәк. Бу изге эш. Моның өчен барлык көчне салачакбыз", - диде Владимир Путин Үзәк хәрби клиник госпитальдә хәрбиләр белән очрашуда.Ул яраланганнарга тизрәк сәламәтләнүләрен һәм реабилитация үтүләрен теләде, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды."Ахырда әти-әниләрегезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә", - диде Президент. Ул билгеләп үткәнчә, аларның нинди тәрбия алып үсүе - күбесенчә әти-әниләренең хезмәте.Фото: zianzori.ru сайтыннан.
Владимир Путин СВОдагы катнашучыларга мөһим яңалык җиткерде
22 июня 202322 июн 2023
2
~1 мин