Өлкән яшьтәге кеше бик күп белә бит. Аеруча, халык медицинасы турында. Картәнинең һәрвакыт канәфер (гвоздика) чәйнәп йөргәнен хәтерлим әле. Алай гына да түгел, каядыр Коръән ашына киткәндә кесәсенә канәфер сала иде. "Авыздагы тәмсез исне бетерә", - ди иде ул. Инде аның мәрхүм булуына ике дистә ел булса да, бу киңәше онытылмый. Канәферне тирәнрәк өйрәнгәннән соң, картәнинең сүзләре чыннан да дөрес булуына янә бер тапкыр инандым. Канәфернең файдасы Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротинга, В төркеме витаминнарына, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә. Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, теш казнасы ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була. Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. М