Андрей Назаров проектны гамәлгә ашыруның федераль юл картасын карау һәм килештерү процессын махсус күзәтү астында тотарга кирәк, дип ассызыклады. Министрлар Кабинеты җитәкчесе сүзләренчә, хәзер аны Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының сигез департаменты килештергән һәм тагын өчесе калган. - Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан әлеге мәсьәләне даими контрольдә тотуны сорыйм, шулай ук аны Башкортстан Республикасы Башлыгында оператив рәвештә тикшереп, расларга кирәк. Моннан тыш, проектлау һәм Дәүләт экспертизасын узу нәтиҗәләре буенча соңгы бәяне исәпкә алып, проектның финанс моделен төгәлләштерү таләп ителә. Вузларга 1 квадрат метрга бердәм корректлы аренда ставкасы буенча тәкъдимнәр бирергә кирәк. Вакыт тар булу белән бәйле рәвештә барыгызның да эшне тизләтүен үтенәм, - диде Премьер-министр. Югары уку йортлары арасында кампус төзү буенча йөкләмәләрнең үтәлеше турында җентекләп республика Хөкүмәтенең Дәүләт контроле департаменты директоры Вячесла