Казанда җырчы Гүзәлиянең концерты узган. Ул аның турында "Интертат"ка түбәндәгеләрне сөйләгән. "Ватсап»ка да, «ВКонтакте»га да бертуктаусыз Артурны сорап яздылар. Озак уйламыйча: «Артур, концертыма киләсең киләме?» – дип яздым. «Килә дә, җибәрерләрме икән?» – ди Артур. «Сөйләшеп карыйк әле», – дидем. Командирлары, хәрби часть белән сөйләшеп, мәдәният идарәсеннән хатлар яздырып, Артурны кайтарырга рөхсәт алдык. Аллаһка шөкер, 1 атнага җибәрделәр. Гаиләсен дә күреп килә алды, бүген иртән кире махсус операциягә китәчәк. -Сезгә продюсер буларак та сорау бирим әле. Артур халык арасында бик тиз танылу алды. Аның киләчәген ничек күрәсез? Шоу-бизнес өлкәсендә үсеш алу мөмкинлеге бармы? -Мин монда шикләнмим дә: аның киләчәге бар. Артурны тәҗрибәле артист дип саныйм. Моңы, тавышы бар. Мөлаем ул, халык аны ярата. Дөрес репертуар туплап, дөрес стильдә чыкса, барысы да уңышлы булачак". "Артурның характеры, ныклы бер үзәге бар. Ул «самодостаточный» кеше", - дигән җырчы. Гүзәлия Артурга яңа җырлар язачагын да әйткән. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kiek-kaz-yullary-artur-xasanov-maxsus-operaciyadan-yrcy-guzaliyanen-koncertyna-kaitkan-5859897 Фото: Интертат
Артур Хәсәнов Гүзәлиянең концертына кайткан
Около минуты
1 прочтение
22 июня 2023