Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Туган җиргә аяк басу бик шатлыклы..."

"Ниндзя" позывнойлы хезмәткәр үз өенә бик мөһим максат белән кайткан: ул хезмәткә киткәннән соң туган баласын күрмәгән әле. - Минем планнарым - ял итү, улым белән күрешү. Хәзер минем 2 улым бар: мин киткәч, тагын берсе туды. Өйгә шатлыклы хисләр белән кайттым, моны сүзләр белән генә әйтеп аңлатып булмый. Без бик озак кайттык, ләкин бу юл җиңел бирелде — туган илгә юл һәрвакыт кыска, — дип уртаклашты "Ниндзя". Борай районыннан Фирүзә И. үз тормыш иптәшен каршы алды. Яшь гаилә өчен аерылу җиңел бирелми, әмма ул иренең шундый карар кабул итүе өчен горурлануын билгели. - Иремне бер ел көттем. Ул үз теләге белән китте, хезмәт итәргә теләк белдерде. Бүген мин берьюлы барлык хисләрне кичерәм: шатлык, горурлык. Безнең кечкенә кызыбыз да әтисе кайтуына бик шатлана. Без гаиләбез белән өйдә ял итәргә, балалар белән уйнарга, бергә вакыт үткәрергә җыенабыз. Шулай ук кечкенә сәяхәткә барырга телибез. Бу минем өчен иң бәхетле көн, барлык хисләр ташты, иртәдән бирле елмаеп йөрим. Иремнең исән-сау кайтканы өчен Раббыма рәхмәт, - дип сөйләде әңгәмәдәш. - Эмоцияләр турында әйтсәк - без барыбыз да кешеләр, барыбызның да җаны бар, безне туганнарыбыз көтә. Шуңа күрә туган илдә булу бик күңелле. Мин бер елга якын анда булмадым. Хәзер безнең батальоннан 20 кеше отпускк кайтты. Безне өйгә лаеклы итеп җибәрделәр, 15 көн ял итәчәкбез. Мин якын кешеләрем белән очрашырга уйлыйм. Туган җиргә аяк басу бик шатлыклы, — дип билгеләп үтте "Бабай" позывнойлы хезмәткәр.