– Әллә “келәйләп” куйды микән? – ди Нәҗип, аптырап.– “Келәйләмиләр”, ә келәлиләр! – ди урамның каршы ягыннан юл аша чыгып килүче Тәзкирә әби. Без аңа, яратып, Агәби, дип эндәшәбез.Чынлап та, агачтан шомартып ясалган озынча бикне келә дип йөртәләр бит. Шуны шудырып боҗрага эләктереп куялар да, капка ачылмый. Без, моны аңлап бетерми, “келәйләп”, дип сөйләшәбез. Чөнки бу сүз күңелгә ныграк сеңгән – без бит еш кына кәгазьләр ябыштырып, төрле уенчыклар ясарга яратабыз.“Келәй”гә килгәндә, ул урыс сүзе татарча әдәби телдә җилем була. Бу хакта мәктәптә укыган апаларымнан ишеттем. Шуны буяп, ягъни җилемләп, беркетеп булмый бит инде капканы. Тәзкирә әби сүзләрен Илдарга да җиткерми булмас, белми йөрмәсен.Түбән очтан берәү бу якка таба атлый иде, Муллагали бабай булып чыкты. Озын саргылт мыегын бөтереп, ул безгә эндәште:– Яңгыр суы сеңеп, капка баганасы бүрткәндер, көч салып, икәүләп этегез, улларым!Шул сүзләрдән дәртләнеп, иңсәләр белән ныклап эткән идек, капка ачылды да китте – ихатага туптай атылып, тәгәрәп диярлек килеп кердек.Илдарларның йорты биек. Күтәрмәләре ишекнең эчке ягында, безнеңчә, өй алдында, ягъни, кәҗәнкәдә. Үзе текә генә. Шуннан үрмәләп менеп килә идек, өй ишеге ачылып китте, Илдарның әнисе Сәгадәт апа килеп чыкты.– Керегез, – диде ул һәм үзе чолан ишеге артында югалды.Илдар идән уртасында басып тора. Картәнисе Фатыйма әби (миңа, Чибәр әби, Нәҗипкә – Якын әби) өстәл җыештыра.Дустыбыз безне күргәч:– Ә минем су салып әйләндерә торган уенчыгым бар, – дип, тартмадан озын тәпиле кошчыкка охшаган бер нәрсә алды, тишегенә чәйнектән су агызды. Мөштекне хәтерләткән койрыгыннан кабып, тыны белән өргән иде, эчендәге су, әйләнеп-бөтерелеп, кош сайраган авазлар чыгара башлады. Без сандугач-сыбызгы белән мәш килгән арада, ачык тәрәзә аша көчле тавыш ишетелде:– Фатыйма кортка-а-а! Суык чәй бир әле-е-е!Муллагали бабай кычкыра икән, тамагы кипкәндер. Кичә яңгыр алдыннан ашыкмыйча гына кайтып бара иде. “Кыек төясә” дә, кәефе шәп иде бабайның. Үзебез татып карамасак та, шул кәефләндерүче әйбернең икенче көнне бик каты сусатканын без инде белә идек.Бабай авылда хөрмәтле кешеләрдән санала. Гражданнар сугышында Дүртөйледә “кызыллар” командиры Чеверев отряды белән бәйләнештә булган. Отряд, билгеле инде, “аклар”га каршы сугышкан – Агыйдел ярындагы биек таудан алар өстенә пулеметтан сиптергән.Бабай – карт коммунист. Бәйрәм демонстрацияләрендә иң хөрмәтле урында, күкрәген киереп, мыегын тырпайтып, иң алдан ул атлап бара. Авылда бердәнбер салам түбәле өй калган. Ул да булса, аныкы. Теләсә, бәлки, калай белән дә яптырган булыр иде. Тик моны ул буржуйларча кылану, дип саный. “Хәзер хөррият, тигезлек, байлар күптән бетте, мөлкәт – халыкныкы. Бер кешенең икенчесен җиде кат тире чыкканчы эшләтеп, интектерү заманнары мәңгелеккә артта калды. Шушы казанышларны, Бөек Ватан сугышында җиңеп, саклап калдык”, – дип сөйләделәр Октябрь бәйрәмендә клубта. 1937 елда нахакка хөкем ителгән берничә кешене төрмәдән йолып алып калган, дип тә сөйлиләр аның хакында.Фатыйма әби Муллагали картка суык чәй эчереп кергәч, Илдар “мәмәй суы” сорап алды. Татлы җимешләр төнәтмәсен дустыбыз шулай атый. Шуны берәр чынаяк эчтек тә, уйнарга чыктык.Ихатада кызык тапмадык. Мондый эссе көнне мәктәптә укыган олы малайлар су буеннан кайтып керми. Без дә еш кына баргалыйбыз.Урамда бала-чага күренми – эссе кояш астында кемнең уйнап йөрисе килсен инде. Юлны аркылы чыктык. Кибет артындагы яртылаш җиргә күмелгән, капкачы ат башы кадәр йозак белән бикләнгән зу-у-у-р тимер кәрәчин савыты яныннан үттек. Өстенә таш ыргыткан идек, “че-һ-һ-һ!” итеп, дөнья яңгыратты. Авылда электр уты юк иде әле. Өйләрне куыклы лампа яктырта. Мунчаларда – сукыр лампа яна. Куыгы булмаганга шулай атыйлар. Яктысы сүрән генә. Тик нишлисең? Таш өстенә “эссе салганда”, ләүкәдә чабынганда, эскәмиягә утырып юынганда чәчрәгән су тиеп, шартларга мөмкин бит мунча кайнарлыгыннан кызган пыяла куык.Киң тыкрык буйлап чирәм өстеннән тау астына төшеп киттек. Аста, тар гына ярларга сыенып, йөгерек су ага – Исәнәтау инеше. Көньяктан әкрен генә җылы җил исә. Ул, йомшак кына биттән сыйпап, бер күтәрелә, бер тына. Күңелгә җыр килә:Тау астында, тал астында,Салкын чишмә түгәрәк,Очып барып кайтыр идем,Күбәләгем-түгәрәгем,Асылкошым, сандугачым,Әгәр булсам күбәләк.– Рәхәтләнеп уйнагыз, су керегез, балакайларым, – ди каз куып кайтып килүче Тәзкирә әби. – Кыйбла җиле тәнегезне ныгытсын, рухи көч бирсен, бәла-казалардан сакласын!Сай инештә су кермибез, болын аша ерактагы Базы елгасына барабыз. Анда барганда Аргы елга буасы янында тип-тигез булып җәйрәп яткан чирәм аша үтәбез. Ул салкынча һәм юеш. Чөнки түмгәкләр астыннан һәм үләннәр арасыннан саф сулы кечкенә чишмәләр бәреп утыра. Каз тәпие үләненең, бездә аны бака үләне диләр иде, сары чәчәкләре өстендә бал кортлары оча. Кайберләре татлы сут җыйса, күпләре чишмә суы эчә.Эчендә унлаган араны булган ат абзары – дубр янына җиттек. Аның нигә шундый сәер сүз белән аталганы безне кызыксындырмый. Дубр тек дубр, бетте-китте, вәссәлам. Сүзнең урыс телендәге “конный двор”дан кыскарып килеп чыгуы хакында уйлап та карамыйбыз. Абзар артындагы чирәмдә бер җирән бия ята, янында колыны утлап йөри. Калган атларның кайсы көтүдә, кайсы – җигүдә.Дубр артында озынча күл булып җәйрәп яткан тармаклы киң сулык, Түбән Череккүлнең бик матур урыны – Аргы елга. Аны Исәнәтау инеше туендыра. Сул якта арттарак – Аргы елганың сай гына бер чаты. Ярында карт тирәкләр башларын иеп, суга бакканнар. Шул агачлар янында, яшел бәрхет чирәмдә, кичке җиләстә бала-чага әйлән-бәйлән, куышлы, “Ак тирәк, күк тирәк” уеннары уйный.Дубр читендәге тиреслекне үтеп, Аргы елга аша салынган агач күпергә керәбез. Аның өстеннән болынга чыгабыз. Бу урында Аргы елга Базыга таба борыла. Каршы якта сыер фермасы. Шуның читендә Аргы елга буып куелган. Артык су торба аша гобырдап, аска төшә, Ермак буйлап Базыга ага. Буаның, дөресрәге, буа астының исеме дә бар – Гобырдык. Исән елга элек Базыга төшмәгән, диләр. Болынга җәелгән, Убырлы күл янында таралган.Җылы җил искән кыйбла ягында Исәнәтау инешеннән Базыга тагын бер Ермак төшә. Анда элек басу чиге – ур булган. Бөек Ватан сугышы елларында язгы ташу вакытында инеш шуның чокыры буйлап китеп, җирне ашый-ашый үзенә тирән юл салган. Ул буып куелган, астыннан торба аша су ага. Киң елга булсын дип, аны астарак буып караганнар иде, суның басымына чыдамады – буа ерылды.Кыйбла җилен шифалы җил, диләр. Тик берчак шул яктан кап-кара булып ком бураны очып килде. Базы буенда балык тота идек, безгә таба шуышучы кара диварны күреп, тиз генә кармакларны җыйдык та, Ермак яры буйлап җан-фәрманга авылга йөгердек. Кулыбызда бердәнбер таштый балыгы бар иде, анысы да төшеп калды. Табаннарыбыз авылга карап җилдерсә, күзләребез ком буранында. Кыйбла җиленә, җаен табып, шайтаннар кереп оялаган булгандыр, шулар ком туздыргандыр. Ермак ярына җитәрәк, буран сүрелде. Фәрештәләр, безне саклап, шайтаннарны кудылар, ахрысы.Бүген кыйбла ягында тыныч, анда талгын гына рәшә тирбәлә. Базының биек ярында тау буйлап югарыга куе урман үрләгән. Бу – имәнлек. Ямь-яшел булып утыра. Имәнлек дисәләр дә, монда каеннар күбрәк. Еракта, Югары Череккүлнең аргы ягында, Яркәй авылы янында, Чучактавы күренә. Безне “олы малайлар” узып китте.– Кара әле син аларны, йөзә белмәсәләр дә, су керергә барган булалар, – ди берсе.– Су кермәгәч, йөзәргә өйрәнеп булмый инде, – ди икенчесе.Ә башкаларының бездә эше юк.Йомшак чирәм өстеннән яланаяк атлыйбыз. Базыга якынлашкан саен күңелебездә дәрт арта. Йөгерергә тотынабыз. Алда – сөзәк яр. Шушыннан аска таба, елганың киң, әмма сай урынына – кичүгә юл төшә.Менә яраткан Базыбыз! Талгын гына агып ята. Елга тараеп, текә ярга сугылып аккан урыннарда ачык яшел камышлар тирбәлә, озынча куе, яшмә төсле бака ефәкләре суда чайкала. Алар арасында чуртаннар, алабугалар, чабаклар, кызылканатлар, таплыйлар көн күрә. Кармакларга эләгергә ашкынып тормасалар да, малайларны табышсыз кайтармыйлар.Без, дүрт-биш яшьлек ыбыр-чыбыр, ике яры да ташлы ком белән капланган кичүдә су керәбез. Монда елганың тирәнлеге безнең тездән генә. Кулларга таянып, аяклар белән суны чәпелдәтеп үзебезчә йөзгән булабыз. Әйткәндәй, шулай йөзәргә өйрәнеп киттек бит. Олыраклар өстәрәк, елганың тар урынында, тирәндә су коена. Ике як ярда дулкын-дулкын булып алтын-сары кайнар ком җәелеп ята. Чыгалар да, шунда авалар, кояшта кызыналар.– Анда су анасы бар, – ди Илдар. – Синең апаңның аягыннан тоткан.– Ул Нәҗип булган бит! – дим.Илдар көлә:– Нәҗип монда гына чума ала, тирәнгә керсә – бата, йөзә белми бит ул!– Мин анда кердем дә, баттым да! – ди Нәҗип.Илдар вакыйганы әлегә тулысынча белми, без аңа тәфсилләп сөйләп бирәбез.Нәҗип, безнең апаларга ияреп, су керергә килгән. Тирәнгә кереп, су астында югалганын беркем дә сизмәгән. Баткач, минем апаның аягына ябышкан. Ул, куркып:– Су анасы-ы-ы! – дип кычкырган.Кызлар, чырылдашып, ярга сибелгән. Апаны “су анасы”на бирмәскә тырышып, көч-хәл белән өстерәп чыгарсалар, аягына ике куллап Нәҗип ябышкан булган.Сөйләшә-сөйләшә су керүне дәвам итәбез.Су коенып туйгач, инде кайтырга кузгалабыз дигәндә, Илдар арты белән йөгереп уйный башлады. Һәм бер заман мәтәлләп суга барып төшмәсенме! Егылган урыныннан чәчи-чәчи торды да, комга чыкты. Ыштаны белән челтәр майкасы лычма су булды.Ыштанын салып, сыгып кимәсә дә булган икән...Кайтышлый Аргы елга суында яткан бер кызыл әйбергә күзебез төште. “Нәрсә икән бу?” – дип баш ватабыз. Илдар су читенә килде дә, шуны алам дип, үрелде. Тик буе җитмәде. Сузылыбрак тагын үрелгән иде, үзле балчыклы ярда аягы таеп, балта кебек суга төште дә китте. Юк булды Илдар. Су өстендә күбекләр генә уйнап калды. Без каушарга да өлгермәдек, килеп чыкты бу су астыннан. Башын югары күтәреп, йөзмәкче була, куллары белән чап та чоп суны кыйный... Тик ярга килеп җитә алмый, су астына төшә дә югала. Бата да, тагын калкып чыга...“Тирәкләр, кул сузып тартып алыгыз Илдарны! Без йөзә белмибез бит әлегә...”Тик тирәкләр ерак.“Сез йөзә белмәсәгез, без атлап йөри белмибез, гафу итегез!” – диләр.Тырыша торгач, Илдар ярга якынлашты, аяклары төпкә тигәч, үләннәргә ябышып, үрмәләп, безнең кулларга үрелде...Теге безне кызыксындырган кызыл әйбер агач кайрысы булып чыкты.Кайдандыр “олы малайлар” килеп чыкты. Илдарның әледән-әле ютәлләп алганын, өсте юеш, пычрак булганын күреп:– Суга бата яздыңмы әллә? – диде берсе.– Куркып калгандыр инде, башка суга кермәс, – диде икенчесе.– Белеп булмый, – диде өченчесе. – Мине абыйлар тирән суга ташлап йөзәргә өйрәтте. Бер дә куркып калмадым. Менә күрерсез әле, йөзеп китәр.Тәзкирә әби әйткән йомшак кыйбла җиле коткардымы, исән-имин генә кайтып җиттек авылга.Илдус Тимерханов,Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы.Дүртөйле районы.