Чарада БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты директоры вазыйфаларын башкаручы Эльмира Хәйретдинова, нәшрият һәм университет хезмәткәрләре, студентлар катнашты.5000 данә тираж белән басылган «Таежные тропами» җыентыгына урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен өч повесть керә: «Маха, или История жизни кунички», «Боцман, или История жизни рыси» һәм«Щедрый Буге». Бу повестьлар 2020 елда балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге әсәрләре өчен Русия Президенты Владимир Путин премиясе белән билгеләп үтелде.—Камил Җиһаншинның иҗаты искиткеч, ул дөньяны җәнлекләр күзләре белән күрә һәм аңлый белә. Мин аның барлык әсәрләрен яратып укыдым. Шундый язучысы булуы белән безнең республика бик бәхетле, — диде Салават Сәгыйтов һәм яңа китапның яшь буынны тәрбияләү өчен әһәмияте зур булуын билгеләде.Эльмира Хәйретдинова билгеләвенчә, Зәйнәп Биишева исемендәге" Китап” нәшриятында ел саен Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча"Мәктәп