Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстанда тагын да ныграк суытачак

Бүген, 21 июньдә, Башкортстанда явым-төшем һәм туфрак өслеге туңуы көтелә. Бу төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан бастырылган фараздан килә.Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер районнарда бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.Алдагы төндә һава температурасы +2,+7 тәшкил итәчәк, тауларда һавада һәм туфрак өслегендә 0, -2 градуска кадәр суыту фаразлана. Көндез термометр баганалары +12,+17 градуска кадәр күтәреләчәк.Республиканың автомобиль юлларында төнлә һәм иртән урыны белән томан барлыкка киләчәк, шуның аркасында күз күреме 500-1000 метр тәшкил итәчәк.Фото: https://www.ufa.kp.ru/online/news/5324171/