Янәшә торган урамнарда да хәрәкәт чикләнәчәк: 25-28 июньдә Пушкин урамыннан Пятигорск урамына кадәр - Гафури урамы буйлап, Гоголь урамы буйлап - Тукай урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр, 18 июньнән 3 июльгә кадәр Аксаков урамы буйлап - Пушкин урамыннан Зәки Вәлиди урамына кадәр. 25 июньгә кадәр, кирәк булганда, ябык урамнар янындагы юл-патруль хезмәте дежур хезмәткәрләреннән алынган рөхсәт белән халык ябык территориягә керә алачак.Шулай ук Пушкин, Тукай, Яр буе урамында хәрәкәтне вакытлыча чикләү ихтималы да бар.Зинһар, алдан ук үз маршрутыгызны планлаштырыгыз, әйләнеп чыгу юлларын сайлагыз һәм җәмәгать транспортында бару мөмкинлеген карагыз.Фото: bashinform.ru