Җәй - мәктәп укучылары һәм студентларга акча эшләү өчен иң яхшы вакыт. "UfaTime.ru" редакциясе "SuperJob" эш эзләү сервисы белән берлектә Уфа укучылары һәм тәҗрибәсез студентлар өчен иң югары түләнә торган вакансияләр исемлеген төзегән.Мәсәлән, Башкортстан башкаласында мәктәп укучылары һәм студентлар контент-мейкерлар һәм видеограф вазыйфаларында күбрәк акча эшли ала. Белгечләргә аена 80 мең сумнан тәкъдим итәләр. Бу эшне өйдән торып та башкарып була.Икенче урында - 55-65 мең сум хезмәт хакы белән сату буенча менеджер вакансиясе. Хезмәтләр сату буенча белгечкә айга - 53,9 мең сум; курьерларга – 420 63 мең сум; call-үзәк операторына – 40 мең сум; сатучы-консультантка – 30-45 мең сум; сату буенча менеджерга – 25 мең сум вәгъдә итәләр.Шул ук вакытта контент-менеджер (копирайтер) булып урнашкан укучылар сәгатенә 200-300 сум, ә ял көннәрендә сатучы-консультантлар көненә 1 мең сумнан акча эшли алачак.Бу хакта тулырак: https://ufatime.ru/news/2023/05/25/ot-80-tysyach-rublej-skolko-mogut-zarabatyvat-letom-ufimskie-shkolniki/
Мәктәп укучылары һәм студентлар 65 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин
21 июня 202321 июн 2023
~1 мин