«Подслушано в Кугеево» аккаунтында махсус операциядә һәлак булган Илшат Баһаветдинов турында язганнар. Зөлфия Хәйруллина шул уңайдан пост һәм шигырь урнаштырган. «Бүген авылыбыз зур югалту кичерә... Барыбызга да таныш, ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе- туганнары өчен җанатып торган, бүгенге көндә Украина җирләрендә сугышта катнашкан, үз илебезнең горурлыгы булган, Морза урамында яшәүче авылдашыбыз Гөлфирә апа белән Нургазыйм абый Баһаветдиновларның бердәнбер уллары – майор Илшат Баһаветдиновның вафат булуы сәбәпле, туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз... Бу дөньяда газиз балаңны җир куенына салудан да олы югалту ачысы юктыр… Раббым, тагы да авыр сынау – бәгыреңнән өзелеп төшкән, акыллы, тәртипле, тормышта үз юлын табып, үзенең гаиләсен төзегән егетебезнең безнең арадан китүе – олы кайгы, ачы хәсрәт, беркемне дә тетрәндермичә калдырмады. Мондый авыр кайгы беркемнең дә түренә, өенә кермәсен, кайгылар ишек какмасын. Өрлек кебек имәндәй таза егетләребе
«Кочып алып сөя алмый ана, ябык табутларда сабые ята» – хәрбигә багышлап шигырь язганнар
21 июня 202321 июн 2023
1
2 мин