Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына авыл җирлегендә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр бүлеп бирергә тәкъдим иттеләр. Граждан авылда яшәсә һәм эшләсә яки шәһәрдән күченергә әзер булса, дәүләттән йорт яки фатир төзү яки сатып алу бәясенең 70 процентына кадәр ярдәм алалачак.Хөкүмәт карары проектын республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән. Документ белән «Башкортстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә, анда авыл халкының торак шартларын яхшырту турында бүлек бар.Проектта субсидияләр алу хокукы СВОда катнашучыларга, шул исәптән мобилизацияләнгәннәргә, аларның тормыш иптәшләренә яки ата-аналарына биреләчәк дип әйтелә. Моның өчен алар авыл җирлегендә яшәргә һәм эшләргә тиеш, яисә «Авыл җирләренә даими яшәү урынына күченергә һәм анда эшләргә теләк белдерергә» тиеш. Гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга һәм башка дәүләт торак программаларында катнашмаска тиеш
СВОда катнашучыларга фатир сатып алу өчен акча бирелергә мөмкин
21 июня 202321 июн 2023
~1 мин