Вилдан белән Гөлназ кызларын социаль челтәрләрдә даими күрсәтеп баралар. Бу юлы әтиләре кечкенә Динәне күтәреп сабан туе сарыгы янында төшкән. «Аю хәтле сарык, әстәгым», – дип язып куйганнар.Халык сарыкны тикшергәннән соң, Динәгә күчкән.«Динә һаман да соска имәме?» дип сораган берсе. Аны хуплап алганнар: «Картаеп бара бит инде. Һаман авызында соска! Инфекция чыганагы». «Прикус начар була диләр».Аларга каршы төшүчеләр дә бар: «Кияүгә чыгарга вакыт бит инде, дип языгыз». «Һичшксез бер минус табып, комментарий бирергә кирәк». «Сарыкны төшергәннәр, ә баланы чәйни башладылар, имсен, соскасында ни эшегез бар?»«Атасына охшаган кызлар бәхетле була диләр, шулай булсын. Ну безнең халык – берсе гаеп тапса, калганнары хупларга гына тора!» – дип нокта куйганнар.Фото: социаль челтәрләрдән.