Пластмассадан халык куллануы әйберләре һәм көнкүреш кирәк-яраклары җитештерүгә махсуслашкан “Альтернатива” җәмгыяте балалар өчен товарлар чыгаруда да шактый бай тәҗрибә туплап, киң танылу алды. Атап әйткәндә, “Уолт Дисней” кебек дөньякүләм билгеле компанияләр белән эшлекле бәйләнешләр урнаштыру нәтиҗәсендә, киң танылган бренд “Альтернатива”ның тамгасына әверелде. Предприятиенең балалар номенклатурасы товарлары Русиянең барча төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә югары сыйфаты өчен аеруча киң сорау белән файдалана. Моны күздә тотканда, ниһаять, “Альтернатива” продукциясе Русия Федерциясе Советы дәрәҗәсенә дә чыкты, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Мәскәүдә үткән “Алтын аю баласы” Балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә Милли премияләр тапшыру тантанасында “Альтернатива”вәкилләре дә катнашты. Предприятиедә җитештерелгән балалар утыргычы “Иң яхшы мебель” номинациясендә өченче урынны алды. Югары дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләрне Русиянең Федераль җыелышы рәисе Валентина Матвиенко,
“Альтернатива” җәмгыятен Русия Федерация Советы хөрмәтләде
20 июня 202320 июн 2023
3 мин